Бөтендөнья татар яшьләре форумы оештырган “Акыл фабрикасы”нда татар мәктәпләренә кагылышлы берничә дистәдән артык идея яңгырады. Галимнәр, укытучылар, ата-аналар үзләренең идеаль татар мәктәбе концепциясен, киңәшләрен тәкъдим итте һәм тәҗрибәләре белән уртаклашты.
Татарча мәгарифкә багышланган фикер алышуда 200 гә якын кеше катнашты. Бигрәк тә ата-аналар һәм татар теле укытучылары киләчәк буынның нинди мәктәптә укыячагына битараф түгел. Оештыручылар “Акыл фабрикасы”нда кабул ителгән концепциянең чынга ашачагына ышандырмады, әмма монда яңгыраган фикерләрнең берникадәрен булса да мәгариф тармагы белән идарә итүчеләр ишетәчәгенә өметләнүләрен әйтте.

Заманча дәреслекләр – Укытучыдан укучыга “Сәлам”!
Казанның 2 нче лицей-интернаты татар теле һәм әдәбияты укытучысы, “Сәлам” яңа буын дәреслеге авторларының берсе Рашат Якупов татар теле дәресен заманча һәм кызыклы итеп үткәрү үрнәген күрсәтте. Аның фикеренчә, балада укытучыга, дәрескә, телгә мәхәббәт уянырга тиеш. Икенче эш итеп Рашат Якупов игътибарны аралашуга юнәлдерергә куша. Укытучы коллегаларына дәресләргә заманча, укучыларга кызыклы булган темалар сайларга киңәш итте. Рашат Якупов грамматиканы үз дәресләрендә максат итеп куймый, әмма аның кирәклеген дә аңлый. Шулай ук ул кызыклы өй эшләре бирергә дә тәкъдим итә.
Күптеллелекне сайлаган чит ил үрнәге: Билингваль һәм полилингваль мәктәпләр
“Баласити” халыкара мультилингваль мәктәбе программасы җитәкчесе Мэтью Эштон телләрне укытуда үз методикасын булдырган. “Телне укыту үзенчәлек түгел. Казанда инглиз, татар, рус һәм башка телләрдә дә укыталар. Укыту уңышлы яки уңышсыз була ала. Без укытуны уңышлы дип бала ул телдә сөйләшә башласа гына әйтә алабыз. Минем укыту тәҗрибәсендә инглиз телендә сөйләшүчеләр дә, сөйләшә алмаучылар да булды”, - диде Мэтью Эштон.

Рэп һәм түбәтәй - Балаларның кызыксындыру өчен яңа программалар һәм өстәмә баллар
Иннополис мәктәбенең 1 нче квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Альберт Сәмигуллин да төрле кушымталар кулланып татар теле дәресләрен укыту үрнәген күрсәтте. Яшь укытучы дәресендә AutoRap кушымтасын кулланып, балаларда заманча татар телендәге җырларга һәм телгә мәхәббәт уята.
Телләрнең статусын тигезләштерергә кирәк
Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары Айрат Фәйзрахманов таныштырды. Ул дөньядагы милли телләрне укыту тәҗрибәсен өйрәнеп, татар мәктәбенең уңай якларын ачыклаган. Айрат Фәйзрахманов әйтүенчә, Европа Берлеге, Канада, Сингапур һәм Малайзия илләрендә милли мәктәп төшенчәсе юк. Бу илләрдә мәктәпләр төбәк, автономия, милли-территориаль җәмгыятьләр телендә белем бирүчеләргә бүленә. Мәсәлән, валлий, фламанд, каталон, баск, окситан телле мәктәпләр. Шулай ук төбәк телендә белем бирүче билингваль һәм полилингваль мәктәпләр дә эшләп килә. Билингваль мәктәпләрдә белем бирүнең беренче этапларында дәресләр тулысынча милли азчылык телендә башкарыла. Алга таба күпчелек халыкның телен өйрәнү арта бара.
Укытучыларга – ирек, балаларга – мактау сүзләре
“Акыл фабрикасы”нда милли мәктәпләрдә эшләү тәҗрибәсе булган Павел Шмаков алдынгы сәләтләрен күрсәткән балалар өчен “СОлНЦе” интернат-мәктәбе үрнәген тәкъдим итте. “Минем мәктәптәге укытучылар – ирекле. Мине Финляндиядә алдынгы укыту системасы түгел, ә балаларның елмаюы таң калдыра. Бездә дә андый мәктәпләр бар. Бала берәр нәрсә белән шөгыльләнергә тиеш. Аның янында ярдәм итә алырлык кеше булса, бала уңышка ирешә ала. Баланы яратмаган шөгыле белән шөгыльләндерергә ярамый. Моны әти-әни яклап чыгарга тиеш, әмма, гадәттә, аларның моңа вакыты юк. Безнең мәктәпкә керү имтиханнары авыр, әмма үтә алмаслык түгел. Бала чын күңеленнән теләгән очракта мәктәпкә үтә ала. Бездә хәзер 157 кеше укый. Без аларга ышанабыз һәм ярдәм итәбез. Бу очракта аның барысы да барып чыгачак”, - диде директор. Павел Шмаков татар теле вазгыяте турында да әйтеп китте. Соңгы арада “СОлНЦе” директоры игътибар үзәгендә булды. “Минем мәктәптә 5 дәрес татар теле укытыла һәм ул озак еллар шулай булачак”, - диде ул.Татар мәктәпләренә уртак идеаль модель
“Акыл фабрикасы” катнашучылары барлыгы 5 модель мәктәп турында фикер алыштылар: - Сәләтле/ кызыксынучан балалар өчен аз комплектлы мәктәпләр; - Камил инфраструктура, өстәмә белем һәм балалар бакчасы булган зур белем бирү үзәге; - Бер канат астында берничә тар профильле мәктәпләр; - Чит телләрне – шәрык һәм романо-герман теләрне тирәнтен өйрәнгән полилингваль мәктәпләр. - Халыкара шәхси мәктәпләр. Мәсәлән, фин-татар мәктәбе.