Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Галимнәр Татарстан тарихы буенча яңартылган укыту комплексын әзерли

Татарстан тарихы буенча яңартылган укыту комплексын Казан (Идел буе) федераль университеты галимнәре әзерли. Бу хакта югары уку йортының матбугат хезмәте хәбәр итә. Урта һәм югары сыйныф укучылары өчен Татарстан тарихы буенча белем бирә торган әсбаплар системасын төзү проектын республика Президенты Аппараты тәкъдиме буенча, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Казан университеты белән бергәлектә, Татар балалар нәшрияты тормышка ашыра. Казан федераль университеты галимнәреннән тыш, уку әсбапларының авторлары булып Татарстан Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗәни исемендәге Тарих институты һәм республиканың Мәгарифне үстерү институты хезмәткәрләре тора. Хәзерге вакытта төбәк мәктәпләрендә 5-6 класслар өчен дәреслек актив кулланылышка кергән. Борынгы заманнан XVI гасыр уртасы - Иван Грозный гаскәрләре Казанны яулау чорына кадәр - татар халкы тарихы язылган әсбап бер ел элек дөнья күргән. Хәзер чиратта 7-8 класслар өчен дәреслек тора. XVI гасыр уртасыннан XVII гасыр ахырына кадәр булган вакыйгаларны укучылар киләсе уку елында белә алачак. Аннан соң 2018 һәм 2019 елларда этаплап 9 нчы һәм 10-11 класслар өчен дәреслекләр чыгарылачак. Аларда вакыйгалар XVIII – XX гасыр башына, шулай ук совет чорына һәм замана тарихына багышланачак. Әсбаплар рус һәм татар телләрендә бастырылачак.  
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев