Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Галимнәр татар онлайн-энциклопедиясенең концепциясен әзерләгән

Татарстан Фәннәр академиясенең Энциклопедия һәм төбәкне өйрәнү институты галимнәре, моңарчы Россиядә булмаган онлайн-энциклопедия эшләргә җыена. Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры урынбасары, педагогика  фәннәре докторы, профессор Фәрит Ялалов хәбәр итте.
Кичә “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында Татар энциклопедиясенең бишенче томы чыгу уңаеннан матбугат конференциясе булып узды. Журналистлар белән очрашуда Татарстан Фәннәр академиясенең Энциклопедия һәм төбәкне өйрәнү институты директоры, Искәндәр Гыйләҗев, аның урынбасары Фәрит Ялалов, Энциклопедистика үзәге мөдире Рафаэль Шәйдуллин катнашты.
“Гомер үзгәреп тора, яңа технологияләр чыга, - ди Фәрит Ялалов. – Энциклопедияне никадәр күп санда чыгарсак та, ул бөтен кешегә дә барып җитми. Чөнки китапны кулланырга теләгән кешеләр, миллионнар белән исәпләнә. Институтның киләчәген, энциклопедиянең яңа форматка күчүендә күрәбез. Бүген генә булып узган гыйльми киңәшмәбездә энциклопедиянең нинди булырга тиешлеге турында сөйләштек. Онлайн-энциклопедия Интернетта булачак. Аңа компьютер, ноубук, телефон һ.б. заманча җайланмалардан чыгарга мөмкин булачак. Кеше хәзер китапханәләргә барып китап эзләп йөрми. Вакыты да юк. Замана кешесенә теге яки бу информация тиз кирәк. Шуңа күрә без аларга бу мөмкинлекне бирергә тиеш. Мондый энциклопедиянең Россиядә эшләнгәне юк. Бары тик чит илләрдә барын беләбез”.
Татар галимнәре онлайн-энциклопедиянең концепциясен әзерләгән. Концепция 60 биттән артып киткән булган. Дәүләт җитәкчеләренә тәкъдим иткәндә 20 биткә калдырганнар.
Онлайн-энциклопедия җайлы, даими яңартылучан итеп эшләнелә. Татар, рус телләрендә булачак, киләчәктә инглиз теленә тәрҗемә итү мәсьәләсен дә инкарь итми галимнәр. Әлеге масштаблы проектның бюджеты хакында журналистларга мәгълүмат бирелмәде.
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев