Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Галимнәр илдә сукырларның саны кинәт артуын фаразлый

2050 елга аларның саны өч тапкырга артырга мөмкин, дип яза РИА «Новости», Lancet Global Health медицина журналына сылтама биреп. Галимнәр белдерүенчә, 2015 елда планетадагы 7,33 миллиард кешенең 36 миллионы сукыр булган, 2020 елга аларның саны 38,5 миллионга җитәчәк, ә 30 елдан соң 115 миллионны тәшкил итәчәк. Бу, тикшерүчеләр фикеренчә, картаючы халык хисабы өлешенең артуы белән бәйле. Сукырлар һәм начар күрүчеләрнең күбесе Көньяк Азиядә, шулай ук Сахарадан көньякта урнашкан Африка илләрендә яши. Тикшерү 1990 елдан 2015 ел аралагында 188 илдән алынган мәгълүматлар нигезендә ясалган. Хәзерге вакытта 200 миллионнан артык кешенең күз күреме бозылу уртача һәм авыр дәрәҗәгә җиткән. 2050 елга әлеге сан 550 миллионнан артып китәргә мөмкин.  
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев