Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Галимнәр гомерне озынайтуда ярдәм итә торган 10 гадәтне билгеләгән

Бу хакта vistanews.ru яза. Алар арасында –  кул астында һәрчак теш чистарта торган җеп тотарга кирәклеге күрсәтелә. Әлеге җеп тешләр сәламәтлеген саклап кына калмый, йөрәк авыруларын да кисәтә. Машинада куркынычсызлык каешын эләктереп йөрү гадәте – юл-транспорт һәлакәтендә үлем очракларын киметә. Хайваннар белән еш аралашу исә стрессларны киметә. Аннан галимнәр - организмда витаминнарны арттыру өчен, көненә өч тапкыр яшелчә, җиләк-җимеш ашарга кирәк, дип саный. Яшел чәй кан басымын төшерә һәм холестеринны киметә. Физик активлык йөрәк-кан тамырлары системасын ныгыта. Нерв системасына әйбәт йокы, туганнар һәм дуслар белән аралашу яхшы йогынты ясый. Галимнәр - гомерне озынайту өчен, вакыт-вакыт волонтер булу кирәк, дип белдерә. Әлеге эшчәнлек яман гадәтләрдән котылырга һәм кәефне тәртипкә китерергә ярдәм итә.  
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев