Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Галимнәр борынгы кабер ташлары югала дип чаң суга...

Каберташларның кыйммәтле мәдәни хәзинә булуына карамастан, аларның күбесе исәпкә дә алынмаган, дәүләт саклавына да куелмаган. Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма һәм музыкаль мирас үзәге мөдире, филология фәннәре кандидаты Илһам Гомәров Татарстан Фәннәр Академиясенең Президиум утырышында да шушы мәсьәләне күтәреп чыкты. Круглый стол в ИЯЛИ Галим искәртеп узганча, Татарстанда бүгенге көндә 3 000гә якын зират булып, аның 500дән артыгы тарихи каберлекләр, ягъни, аларда XVIII-XIX гасыр каберләре генә түгел, хәтта XIII-XIV гасырныкылар да бар. Шулай ук торак пунктларыннан шактый еракта урнашкан, зират эчендә булмаган каберләр дә бар. Әйтик, әүлияләр күмелгән изге урыннар. “Хәзергәчә кабер ташлары мирас буларак системалы һәм комплекслы өйрәнелми, – ди Илһам Гомәров. – Тарихи һәм мәдәни әһәмияткә ия кабер ташларының бик аз өлеше генә исәпкә алынган. Эпиграфик һәйкәлләрнең вакытлар узу белән җимерелә баруын да истә тотыйк. Мәсәлән, Тәтеш районының Олы Әтрәч авылында алтмышынчы-җитмешенче елларда илледән артык болгар каберташлары булса, бүген алар утыздан артмый. Алар бер яктан табигый юл белән җимерелсә, икенче яктан кеше факторының да катнашын күрәбез – аларны хуҗалык ихтыяҗларында файдаланучылар да бар. Куйбышев сусаклагычын төзегәндә берничә зират су астында калуы да билгеле факт. Үткән ел Яңа Татар зиратындагы кебек вәхшилек очраклары да бар”. Круглый стол в ИЯЛИ Әлбәттә, бу мәсьәләдә бөтенләй эш бармый диярлек түгел. Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре татарлар яшәгән төрле өлкәләргә экспедицияләр оештыралар һәм татар эпиграфик һәйкәлләрен өйрәнүгә дә зур игътибар бирәләр. Томск, Омск, Әстерхан, Оренбург өлкәләрендә дә, Иран белән Казахстанга оештырылган экспедицияләрдә дә этник каберлекләр өйрәнелгән. Филология фәннәре докторы Марсель Әхмәтҗанов Әлмәт, Кукмара, Әтнә, Арча һәм Татарстанның башка районнарындагы, шулай ук, Әстерхан, Санкт-Петербург, Оренбург мөселман каберлекләре буенча фәнни мәкаләләр һәм монографияләр авторы. Өлкән фәнни хезмәткәр Венер Усманов Оренбург, Башкортстан, Казахстан якларындагы эпиграфик чыганакларны өйрәнеп, “Тарихи һәйкәлләр” альбомнары сериясен эшләп дөньяга чыгарган. Круглый стол в ИЯЛИ Эпиграфик һәйкәлләр мәсьәләсендә хәтта акча проблемасы да беренчел түгел. Чөнки Тел, әдәбият һәм тарих институты галимнәре экспедицияләрен дәүләт программалары нигезендә оештыра ала. Әйтик, «Татар халкының милли үзенчәлеген саклап калу (2017-2017 еллар)» дәүләт программасы нигезендә галимнәр татарлар яшәгән Идел һәм Урал буе регионнарына – Чиләбе һәм Оренбург өлкәләре, Башкортстан һәм Татарстанның Актаныш, Мөслим, Минзәлә, Баулы, Азнакай һәм башка районнарына чыгарга җыеналар. Проект кысаларында моңарчы билгеле булган һәм яңа табылган эпиграфик һәйкәлләр фәнни яктан өйрәнелеп кенә калмыйча, “Татарларның мөселман эпиграфик һәйкәлләре” дигән интернет-ресурс” та булдырылачак. Шулай да галимнәр татар эпиграфик мирасын өйрәнүдә системалылык булмавын танырга мәҗбүрләр. Бу, беренчедән, координацион үзәк булмауга бәйле, моңарчы аерым галимнәр үз максатларыннан чыгып, үз методологияләренә нигезләнеп кенә өйрәнделәр; икенчедән, дисциплинаара мөнәсәбәт көйләнмәгән – текстологлар кабер ташындагы язуларның мәгънәсенә игътибар итсәләр, археологлар – урнашуына, тарихчылар – җирләнгән шәхескә, аның генеалогиясенә, сәнгать белгечләре каберлекләрнең ничек бизәлүенә карый; өченчедән, тарихи һәм мәдәни кайммәткә ия кабер ташларының уртак мәгълүмати базасы булдырылмаган. “Бу мәсьәлә буенча елдан артык фикер алышабыз. Бүген борынгы кабер ташларын өйрәнүнең бердәм системасы юк. Бу темага кагылышлы китаплар, электрон кулланмалар – алар барысы да ХХ гасыр продукциясе. Бу мәсьәләдә без XXI гасырга атлап керә алмадык. Бу актуаль проблема ишетелсен иде. Без бу мәсьәлә буенча координация үзәге була алабыз”, – дип тел, әдәбият һәм тарих институты галимнәре фикерен куәтләде Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең вице-президенты, филология фәннәре докторы Дания Заһидуллина.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев