Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Галимнең казанышы - аның шәкертләрендә

Шушы көннәрдә Татарстан Фәннәр академиясе призидумы киңәшчесе, академик, КФТТУ (КАИ) профессоры Шамил ага Чабдаров үзенең 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Тормышын радиоэлектроника өлкәсенә багышлаган Шамил ага Чабдаров - гаять катлаулы гомер юлы узган галим. Сугыш чоры баласы, ятимлек ачысын бар тулылыгы белән татыган, язмыш тарафыннан күп тапкырлар сыналган, әмма сыгылмаган татар улы - бүген техник фәннәр докторы, профессор. 80 яшен тутырса да, Татарстан фәннәр академиясендә дә, КФТТУ (КАИ)да эшләвен дә дәвам итә. Даими рәвештә яшьләр арасында кайнагангадырмы, егетләрчә җегәрлеген җуярга ашыкмый әле ул.

Гомергә искә калган какао Сугыштан соңгы елларда сукбайлыкта йөргән, ачлыктан, ялангачлыктан җәфаланган малайның дәрәҗәле урыннарда эшләве, академик дәрәҗәсенә кадәр күтәрелүе, бер уйласаң, ничектер, могҗиза сыманрак. Ә Шамил абый үзе балалык чорының һәр мизгелен күз алдына китереп сөйли. - Гаиләбездә мин бердәнбер бала идем. Әтием - өченче рангтагы хәрби табип. Аның фин сугышыннан кайтканын хәтерлим. Миңа уенчык мотоцикл алып кайткан иде. 1941 елда сугышка киткәч, хәбәрсез югала. Әнием дөнья куйганда, миңа нибары җиде яшь кенә тулган иде, – ди галим үзе. Нарасый булса да, Шамил әтисе белән уздырган соңгы елларын яхшы хәтерли. - Әти хәрби табип булгач, беренче көннәреннән үк, ягъни 23 июнь көнне, аңа военкоматка чакыру килгән. Әнием белән әтине сугышка озатырга вокзалга бардык. Йөк вагоннарына төялеп китте алар. Ул көнне әни әтигә дип какао кайнаткан иде. Термоска тутырып алып барган идек. Мин әтидән шул какаоны аз гына эчерт әле, дип сорыйм. Ул миңа суза инде, ә әни мине ачулана: «Әтиеңә ясаган какао бит ул! - ди. Бу вакыйга балачагының, әтиле-әниле вакытының иң татлы мизгелләре булып гомер буе озата йөргән Шамил аганы. Инде хәзер мөхтәрәм яшьтә, дәрәҗәле бүләкләр яулаган олы шәхес булып җиткәч тә, Шамил абый әлеге эпизодны яратып искә ала. Ул алты яшеннән мәктәпкә керә, тырышып укый, китаплар ярата. Казанның шул чорда иң абруйлы 19 мәктәбендә белем ала башлый. «Әнигә берничә эштә эшләргә туры килде, -дип хәтер йомгагын сүтә олпат галим. - Төннәрен дә өйгә эш алып кайтканын хәтерлим. Ә ул кыздырган бәрәңгенең тәме әле дә авызымда сакалана. Сугыш вакытында төп ризык бәрәңге иде бит. Ул аны нинди рәвешләргә генә кертеп пешерми иде! Сабый булсам да, мин ул вакыттагы ризыкларны әле дә хәтерлим. Һаман шул бәрәңге дип, ашамыйча әнине алҗыткан вакытларым да бар иде. Шук бала идем, тәртипсезләнгән чаклар да еш булды». “Сын полка” харап итә язган... Шамил аганың әнисе бик иртә дөнья куя. Әнисенең энесе үзенә алырга тели, ләкин хатыны рус милләтеннән булу сәбәпле, туганнары Шамилне аңа бирмәскә дигән фикергә киләләр. Малайны әтисенең энесе Мохтар абыйсы тәрбиягә алырга карар кыла, ятим бала Дзержинск каласына китеп бара... - Укырга кечкенәдән яраттым. Бервакыт «Сын полка» әсәрен укыганнан соң, Мохтар абый белән Суфия апа гаиләсеннән чыгып качарга кирәк дигән карарга килдем дә, урманга чыгып киттем. Әлбәттә, мине урманда «Сын полка»дагы кебек беркем дә көтеп тормый иде шул. Хәзер уйлап утырам әле, минем белән Суфия апа һай интеккән дә инде! Үз баламны шелтәләгән кебек, мин аны орыша да алмыйм бит...» - дип сөйли торган иде. Чыннан да, мин бик шук идем шул. Аларның чәчләрен вакытсыз агартучы да мин булганмындыр инде. Горький шәһәренә барып чыктым, анда базар буенда,  үзем кебек үк сукбайлар төркеменә эләктем. Арлы-бирле йөри торгач, без - бетләгән малайларга - милиция тозак оештырды. Шулай итеп, балалар йортына барып “каптым”. Юындырдылар, ашаттылар... Мохтар абый, мескенем, мине эзли-эзли кайгырган, хәлдән тайган. Тәки эзләп табып, яңадан гаиләләренә алып кайтып китте. Мин дә инде сабырландым. Дүртенче сыйныфтан “4-5” билгеләренә генә укый башладым. Мактау кәгазьләрен даими алып тордым. Мохтар абый минем белән көн саен шөгыльләнә иде. Мәктәпне дә көмеш медальгә төгәлләдем. Яшь әтинең бала тәрбияләүгә фәнне җигә Радиоклуб түгәрәгенә йөргән егеткә КАИга керүе дә артык авыр булмый. Радио факультетына бер урынга алты кеше булса да, тырыш, өлгер егет кулына КАИ студенты дигән  язу ала. Алдынгы, тырыш студент Сталин стипендиясе алып укый. Тормыш иптәше белән дә аларны уку йорты таныштыра. Укуларын тәмамлагач, сөйгәне Таня белән гомер итә башлыйлар. Аспирантурада да белемнәрен арттыралар. Үзләренең уку йортында студентларга катлаулы фән нигезләрен төшендерәләр. Беренче балалары туа. Яшь гаиләгә барысына да өлгерергә авыр була, әлбәттә, әмма Шамил югалып калмый. Агасы Мохтар гаиләсендә бала тәрбияләүдә чарланган була инде ул. Үз балалары тугач та, алар кыенлык кичермиләр.  Студентларга дәрес бирергә дә әзерләнергә кирәк бит әле, баланы да тәрбия кылырга, дигәндәй...  Яшь ата аптырап калмый: баланы тулай торак балконына коляскага чыгарып утырта да, аның янына микрофон куя. Үткәргеч сузып, көчәйткеч аша баланың һәр тынын бүлмәдә утырган хәлдә тыңлый-тыңлый лекцияләргә әзерләнә. Ә инде бала уянып уңайсызлана башласа, шундук балконга атылып чыга. Әнә шулай яшь белгеч үзенең уйлап табу сәләтен бала тәрбияләүдә дә уңышлы гына куллана башлый... КАИда декан булып эшли башлагач та, торгынлык чорларында, фәнгә  игътибар бөтенләй сүлпәнәйгән вакытларда да, Шамил ага кыйбласына тугры кала. Кайбер проектлары финаслаудан туктатылып, берничә айга сузылган акчасызлык та, яраткан шөгыленнән күңелен кайтара алмый. Галимнең казанышы - аның шәкертләрендә Үзгәртеп кору елларында Ш.М. Чабдаров тарафыннан базар шартларына ятышлы, заман таләбенә туры килә торган идарә механизмнары булдырыла. Эшче һәм инженер техник хезмәткәрләрнең төп составы саклап калына, ике яңа корпус төзелә, элек җитештерелгән эшләнмәләрне гамәлгә кертү, яңаларын куллану эше җанландырыла. НАТО стандартлары буенча чит ил заказчыларына аппаратура җитештерүне көйләү нәтиҗәсендә, ул җитәкләгән предприятие тотрыклылыкка ирешә. Ш. Чабдаров җитәкчелегендә 30дан артык кандидатлык диссертацияләре әзерләнгән һәм якланган. Шәкертләре Россия киңлекләрендә генә түгел, ә чит илләрдә дә гөрләп эшләп ята. Мюнхен, Монреаль, Чикаго, Веллингтон һ.б шәһәрләрдә дә аның рәхмәтле дәвамчыларын очратырга мөмкин. Шамил аганың фәнни хезмәтләре 360 тан узып китә. Ул ВУЗлар өчен дәреслекләр, фәнни монографияләр язган галим. Хезмәтләре инглиз теленә дә тәрҗемә ителгән. 1990 еллар башында Татарстанда республиканың Фәннәр академиясен гамәлгә ашыру идеясе өлгереп җитә. Бу башлангычта да тәҗрибәле галимгә таянырга булалар. ВУЗлар эшчәнлеге белән бергә җитештерүне дә тыгыз бәйләнештә яшәтергә кирәк, дип санаган галим, зур уңышлар яулый. Аның тәкъдиме буенча Фәннәр академиясендә инновацияләр бүлеге ачыла. Ш. Чабдарова, илкүләм казанышларын күздә тотып, 1996 елда  Татарстанның Дәүләт премиясе тапшырыла. Аның фәнни, гыйльми-оештыру, мөгаллимлек һәм иҗтимагый эшчәнлеген республика һәм ил башлыклары М.Ш. Шәймиев, Р.Н.Миңнеханов, В. В. Путин да югары бәяләде. Белешмә: Шамил Мидхәт улы — радиоэлектроника өлкәсендә танылган белгеч, техник фәннәр докторы, профессор, Татарстанның атказанган фән һәм техника эшлеклесе һәм бу өлкәдә дәүләт премиясе лауреаты булган шәхес. 1963-87 елларда галим Казан авиация институтында эшли, 1976 елдан радиоаппаратура җитештерү, радиоидарә кафедрасы мөдире вазифаларын башкара; 1987-95 елларда Казан “Радиоэлектроника” җитештерү үзәге рәисе урынбасары, директоры, бер үк вакытта 1989 елдан махсус техника генераль конструкторы булып эшли. 2000 елдан Шамил Чабдаров - Татарстан Фәннәр Академиясе Президиумында фәнни оештыру бүлеге башлыгы, 2002 елдан вице-президент. Аның күпчелек эшләре радиосистемаларны синтезлау һәм анализлауга карый.50дән артык СССР авторлык шәһадәтамәләре  һәм Россия патентларына ия. Ш.М.Чабдаровның казанышлары СССР Фәннәр Академиясе радиофизика буенча гыйльми Советы тарафыннан билгеләп узылган. Шулай ук  «Радиоэлектронные системы» (М.,2007) дигән фундаменталь белешмәсенә кертелгән. Аның исеме  «Радиолокация России», (М., 2007) биографик белешмәлегендә, гамәли радиоэлектроника Халыкара академиясенең (Харьков. 2012) белешмә китабында да бар. Татар энциклопедиясендә исә, аңа ике мәкалә багышланган.

Чыганак: http://intertat.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев