Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Г.Ибраһимовның тууына 130 ел тулу уңаеннан Татарстан китап нәшриятында "Казакъ кызы" китабы дөнья күрде

Без классиклардан аерылырга тиеш түгел, аларның китаплары даими рәвештә чыгып торырга тиеш. Татар классикларының әсәрләрен кайтып-кайтып укып, искә төшереп, аларның хезмәтенә бәя бирергә кирәк. “Татар прозасы” сериясенең проект җитәкчесе, Галимҗан Ибраһимовның “Казакъ кызы” китабы редакторы Ленар Шәех “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә шулай дип белдерде.галимҗан Әңгәмәдәш китапның Галимҗан Ибраһимовның тууына 130 ел тулу уңаеннан чыгарылганын билгеләп үтте. Бу - Татарстан китап нәшриятында “Татар прозасы” сериясендә дөнья күргән сигезенче китап. Ленар Шәех март башында дөнья күргән “Казакъ кызы”ның бүген кибетләрдә сатуда булуын, шулай ук аңа сайт аркылы да заказ биреп булуын әйтте. ленар “Галимҗан Ибраһимов ул  - Татарстан китап нәшриятының чишмә башында да торган шәхес, шуңа күрә күренекле галим, җәмәгать эшлеклесе буларак, без аның бу ягын да бәяләргә тиеш”, - дип белдерде Ленар Шәех. 3 мең тираж белән басылган 384 битле китапка “Алмачуар”, Тирән тамырлар” хикәяләре һәм “Казакъ кызы” романы кергән. “Бу әсәрләр авторның иң күренекле әсәрләре дип әйтергә була, алар мәктәп программасында да урын алган. Бу ягын да исәпкә алдык”, - диде редактор. “Классикларның китаплары даими рәвештә чыгып торырга тиеш. Бу серия хәзерге заман укучысына классикларның әсәрләрен җиткерүнең бер формасы кебек уйлап чыгарылды. "Татар прозасы" сериясе 2012 елдан бирле чыгып килә. Моңа кадәр Аяз Гыйләҗев, Флүс Латыйфи, Гариф Ахунов, Гомәр Бәширов, Нурихан Фәттах, Мөхәммәт Мәһдиев, Әмирхан Еники китаплары дөнья күрде. Хәзер 20 нче гасыр башы әдәбиятын нәшер итәбез. Алга таба Гаяз Исхакыйның китабын чыгарырга уйлыйбыз”, - дип, нәшрият планнары белән уртаклашты Ленар Шәех.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев