Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Галимҗан Баруди кебек шәхесләрнең изге хезмәтләре аркасында халкыбыз белемле һәм мәгърифәтле булды" (ФОТО)

Кичә Диния нәзарәтенең дәгъват бүлеге Әлмәт мөхтәсибәте белән берлектә дин галиме Галимҗан хәзрәт Барудига багышланган кичә уздырды. Ул Галимҗан Баруди исемен йөртүче урамыннан ерак булмаган “Иске Әлмәт” мәдәният йортында  оештырылды. Кичәдә мәдрәсә мөгаллимнәре, шәкертләр, татар теле һәм әдәбият укытучылары, имамнар һәм Язучылар берлеге вәкилләре катнашты. Нияз хәзрәт Сабиров чарага килүчеләрне Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән сәламләде һәм Галимҗан хәзрәт Баруди шәхесендә тукталды: “Баруди кебек шәхесләр безнең өчен тырыштылар һәм аларның изге хезмәтләре аркасында динебез һәм телебез сакланды, халкыбыз белемле һәм мәгърифәтле булды. Хикмәт ияләре әйткәннәр: “Илен белмәгән игелексез, халкын белмәгән холыксыз, нәселен белмәгән нәсәпсез. Галимҗан хәзрәт  кебек остазларыбызны өйрәнсәк, аларның юлларын дәвам итсәк киләчәгебез өметле һәм якты булыр, ИншәАллах”, - дип белдерде Нияз хәзрәт. Кичә барышында Галимҗан хәзрәткә багышлап төшерелгән документаль фильм күрсәтелде һәм туган телебезгә, динебезгә, әдәп-әхлакка багышланган шигырьләр, мөнәҗәтләр укылды. Район имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт тә үзенең нәсихәтләрен ирештерде. Дәгъват бүлеге Барудига багышланган мондый кичәләрне башка районнарда да уздырырга планлаштыра.   [gallery link="file" columns="1" size="large" ids="35349,35350,35351,35352,35353,35354,35355,35348"]
Яңалык, фотолар: ТР мөселманнарының диния нәзарәте сайтыннан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев