Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Галим Рамил Исламов татар язучыларының библиографик белешмәлеген төзи

Әдәбиятчы галим Рамил Исламов татар язучыларының библиографик белешмәлеген төзи. Ул бу хакта "Аяз Гыйләҗев: дөнья мәдәниятләрендә әдипнең мирасы" дип аталган халыкара фәнни-гамәли конференциядә чыгыш ясаганда әйтте. “Язучыларның күпме әсәрләре басылган, алар турында нинди диссертацияләр якланган, нинди монографияләр чыккан – барысы да урын алачак”, - дип аңлатты филология фәннәре докторы Рамил Исламов үз чыгышында. Галим соңыннан “Татар-информ” хәбәрчесенә әйтүенчә, әлеге белешмәлеккә шәхесләр Татарстан Язучылар берлеге әгъзалыгы буенча түгел, ә әдәби иҗат белән шөгыльләнүе буенча кертеләчәк. Димәк, белешмәлеккә Берлек әгъзасы булган әдәбият галимнәре кермәячәк, ә менә Язучылар берлегенә әгъза итеп алынмаса да, Зифа Кадыйрова керәчәк. Татар язучыларының библиографик белешмәлегенең кемнән башлануы һәм анда ничә язучы булачагы әле төгәл билгеләнмәгән. Белешмәгә кертелү критерийларын галим үзе билгели. Татар язучылары исемлеге Татарстан белән генә чикләнми, Белешмәлекнең кайчан басылып чыгачагы билгеле түгел, чөнки бу дәүләт заказы түгел, ә галимнең күңел кушуы белән эшләнә торган хезмәт. Бу хакта тулырак: tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев