Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Галим булып формалашу өчен әллә ничә пот тоз ашарга кирәк" - Валерий Тишков

Казанга Россия Президентының милләтара мөнәсәбәтләр буенча президиум советы рәисе урынбасары, академик Валерий Тишков килде. Ул ике көн буе лекцияләр укыячак.

14 сентябрь лекция ТИСБИда узды. Анда вуз укытучылары, галимнәр, студентлар катнашты. Академик үз чыгышын Корбан бәйрәме белән котлаудан башлады. Галимнәр эшчәнлеге, кандидатлык һәм докторлык эшләренең нәтиҗәлелеге кебек темаларны барлап үтте.

– Бүген гуманитарийларның публикацияләрен күзәтеп, контрольгә алып бару шактый кыенлашты. Тикшеренүләрне бастыра торган журналлар белән дә авыргарак туры килә. Чөнки ул журналларның күбесе акча эшләүгә генә корылган, күп очракта лицензияләре дә юк, – ди Валерий Тишков. – Китап ярминкәсенә баргач, аптырадым. Анда Фәннәр академиясенең төп басмасы куелмаган. Сәбәбе – взнос түләрлек акча булмауда. Аның каравы, башка дистәләрчә басмалар тулып ята.

Кадрлар әзерләү мәсьәләсе дә көн кадагында кала бирә икән.  Гуманитар фәннәр өлкәсенә ялган диссертацияләр һәм мәгълүматлар үтеп керә башлавын да ассызыклап үтте галим.

– “Дәүләт Думасы депутаты ничек инде фәннәр докторы булмасын?” дигән уйлар яши хәзер. Бер депутат: “Минем биш югары белемем бар”, – дип мактанган иде. Мин аның бер дипломын да үзе укып алганына ышанмыйм. Фән докторлары да күп бездә. Әмма аларның күбесе докторлык диссертациясен сатып алучылар гына. Галим кеше ул – фән өстендә көне-төне эшли, ул шуның белән агуланган. Безгә, гуманитар фәннәр академикларына, авыл хуҗалыгы фәннәре белгечләренә караганда кыенрак. Җыелып сөйләшү, фикер алышу да катлаулырак. Мәсәлән, Мәскәү дәүләт университеты да Достоевкий яки Гогольнең бөтен әсәрләрен туплап чыгара алмый. Моның өчен дистәләрчә ел кирәк. Бернинди югары уку йорты да рус теленең аңлатмалы сүзлеген төзи алмый. Моның белән академиклар гына шөгыльләнә ала.

Академикны яшьләрнең фәнгә, галимнәргә карата булган мөнәсәбәте дә канәгатьләндерми. – Яшьләр хәзер академикларның көннәр буе нәрсә эшләвенә, калын-калын китапларның нигә нәшер ителүенә аптырый. Нәрсәгә ул китап? Янәсе, интернетта барысы да бар бит. Әмма интернетка керткән һәрбер язманың никадәр вакыт әзерләнүен уйлап караучы юк.  Мәсәлән, “Википедия”дән эзләп алынган бер мәкаләгә белгечләр дистәләрчә ел багышларга мөмкин. Еш кына минем үземә дә: “Бу галимнәр нигә кирәк? Бер кирәкмәгәнгә акча алып яталар” дигән фикерне дә ишетергә туры килә. Бу – яшь буынның ялгыш фикере. Галим булып формалашу өчен әллә ничә пот тоз ашарга кирәк. Һөнәри хезмәтне бәяли белерлек яшьләр тәрбияләсәк иде, дип телим.

Академик үзенең ялкынлы чыгышы кысаларында дистә елларча фән белән шөгыльләнеп, аңа тугры калган коллегаларына рәхмәт сүзләре дә җиткерде. – Гуманитар фәннәргә карата кырын караш күптән сизелә. Әмма профессорлар, галимнәр моңа борын салырга, эшчәнлекләренә кул селтәргә тиеш түгелләр, – диде ул.

Чыганак: http://intertat.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев