Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Галиев мәчетендә хәзерге исламның актуаль мәсьәләләре буенча ачык лекцияләр циклы башланды

Һәр эш көнендә галимнәр, мөгаллимнәр, имамнар, дин эшлеклеләре исламда тарихи-мәдәни мирасның урыны, хәнәфи мәзһәбен тотуның әһәмияте һәм башка мәсьәләләрне күтәрәчәк. Һәрбер җомгада Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның лекцияләрен тыңларга мөмкин. Бүген ястү намазыннан соң ул үз дәресләре циклын башлап җибәрә. Дәресләр гакыйдә темасы буенча уза, дип хәбәр итә Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте. Гакыйдә ул – дингә ышануны өйрәнә һәм исламда фундаменталь фәннәрдән санала. Әлеге фәнне танып белүнең әһәмияте шунда, әгәр мөселманның дөньяга карашы ислам гакыйдәсенә туры килмәсә, аның гыйбадәт кылуы һәм игелекләр эшләве Аллаһы Тәгалә тарафыннан кабул ителмәячәк. Гакыйдәне өйрәнү кешегә гыйбадәт кылуны аң белән тоемлап башкарырга ярдәм итә. Шулай итеп, гакыйдә – мөселман кешесенең дөньяга карашын һәм яшәү рәвешен билгели. Шул ук вакытта гакыйдә – гади укучы өчен тирән һәм катлаулы фән, һәм аңа дөрес аңлатма бирмәү кешене хакыйкатьтән ерагайтырга мөмкин. Мөфти хәзрәт барлык теләүчеләргә Әбу Җәгъфәр әт-Тәхавиның “Әт-Тәхави гакыйдәсе (Акыда ат-Тахави)” китабы буенча гакыйдәгә аңлатма бирү мәсьәләләрен җиткерәчәк. «(Әт-Тәхави гакыйдәсе) Акыда ат-Тахави» – сәхабәләр арасында да, тәбигыйннар арасында да, ислам дөньясының бөек галимнәре арасында да бернинди аерымлыклар булмаган кагыйдәләр җыелмасын тәшкил итә. Имам әт-Тәхави санап узган принциплар бөтен һәм тулы хәлдә динебезнең беренчел чыганакларыннан – Кәламе шәрифтән һәм ышанычлы хәдисләрдән алынган. Әлеге китап – «Әт-Тәхави гакыйдәсе (Акыда ат-Тахави)» – 1902 елда шәйх Галимҗан Баруди тарафыннан Казанда нәшер ителгән һәм Казанның “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә уку әсбабы буларак файдаланылган. Исегезгә төшерәбез, көн саен уза торган лекцияләр циклы Галиев мәчетендә 2017 елның 2 октябреннән башланды. Халык алдында Галиев мәчете имамы Тимергали хәзрәт Юлдашев, шәригать мәсьәләләре буенча мөфти киңәшчесе Булат хәзрәт Мөбарәков һәм башка белгечләр чыгыш ясарга өлгерде. Ачык лекцияләрнең кульминациясе булып Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин лекцияләре булачак. Бүген теләге булган һәр кешене дә аның лекциясенә көтәләр. Галиев мәчетенең адресы: Габдулла Тукай урамы, 40 йорт. Башлана 18.30 сәгатьтә.  
Татар информ
Фото: dumrt.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев