Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Г.Камал театрында яңа актерлар "зур сәхнә тузанын сулаячак" (ФОТО)

Кичә Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артистлары яңа сезонның беренче эш көненә җыелды. Театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев яңа актерларны атады.  В малом зале театра Камала состоялся сбор труппы после отпуска. Быелгы сезонда театрдан китүчеләр генә түгел, килүчеләр дә шактый. Беренче чиратта Камал театрына кабат кайткан Рамил Төхвәтуллинны билгеләп үтәргә кирәк. Аны хезмәттәшләре уртак "йорт"ларына, җылы алкышлар белән каршы алды. Театрда яңа гына "табадан төшкән" – Казан дәүләт мәдәният институтын тәмамлаган студентлар, ә хәзер инде артистлар да бар. Алар - Алмаз Борһанов, Эльвир Сәлимов һәм Айгөл Шәкурова. Театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев инде аларның халыкка таныш булуын билгеләп үткәннән соң, шаяртып: “Элек кече сәхнәнең тузанын суладылар, хәзер зур сәхнәнең тузанын сулаячаклар”, - дип өстәде.  В малом зале театра Камала состоялся сбор труппы после отпуска. Театрның директоры Илфир Якупов та сүз башында хезмәттәшләрен күрүенә шат булуын белдерде. “Сезне күтәренке кәеф һәм кызынган килеш күрүемә мин бик шатмын. Аллага шөкер, яллар бетте, инде эшкә чыгар вакытлар килеп җитте. Барыгызны да ничек, кайда ял иткәнегезне күзәтеп тордык”, - дип сөйләде ул. Шулай ук Илфир Якупов Люция Хәмитованы “кечкенә” бәйрәме белән катлады һәм чәчәк бәйләме тапшырды. Исегезгә төшерәбез, 12 июль көнне Татарстанның халык артисты Люция Хәмитова 50 яшьлек юбилеен үткәрде.  В малом зале театра Камала состоялся сбор труппы после отпуска.  
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев