Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында Әлмәт татар дәүләт драма театры гастрольләре узачак

19 февральдән 22сенә кадәр Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында Әлмәт татар дәүләт драма театры гастрольләре уза. Бу хакта Камал театрының матбугат хезмәте хәбәр итә. Гастроль афишасында театрның җиде спектакле һәм концерт-тамаша: 19 февраль, 12.00, Кече зал. “Сигезле бию”. Автор – Равил Сабыр. Режиссер – Булат Бәдриев. Шәһәр читендәге бер фатирга җыелган сигез ханым мәхәббәт, яшьлек хаталары, ялгызлык, күңел яралары турында сүз куерта. Төрле холыклы, төрле язмышлы хатын-кызларның һәммәсе теш-тырнагы белән бәхетле булырга омтыла. 18.00, Зур зал. «Качаклар». Автор – Нәкый Исәнбәт. Режиссер – Илгиз Зәйниев. Узган гасыр башында булган вакыйгалар спектакль өчен декорация генә. Спектакльнең авторлары бүгенге көн качакларын сәхнәгә күтәрә. Заманча юмор, музыка аша чишелгән әлеге куелыш классик әсәрдә яңа темалар, яңа мәгънәләр ача. 20 февраль, 15.00, Кече зал. «Бистә фәрештәсе” (“Добрый человек из Сычуани”). Автор – Бертольд Брехт. Режиссер – Искәндәр Сакаев. Игелекле кеше эзләп, Аллалар Җиргә төшә. Сычуань бистәсендә фахишә Шен Тедан башка һичкем аларга ачык йөз күрсәтми. Әлеге гамәле өчен рәхмәт йөзеннән Аллалар Шен Тега акча калдыра. Ә ул бу акчага кечкенә генә тәмәке кибете сатып ала. Шуннан башлана да инде “Ит игелек – көт явызлык” мәкале кисәткән галәмәтләр... 19.00, Зур зал. “Кар астында кайнар чишмә”. Автор – Аяз Гыйләҗев. Режиссер – Б.Хәйбуллин. Гасырлар дәвамына сузылган “аталар” һәм “балалар” проблемасы торган саен кискенләшә. Тәрәкъкыять, глобальләшү, кыйммәтләр үзгәрү буыннар арасындагы упкынны тирәнәйтә генә. А.Гыйләҗев “Кар астында кайнар чишмә” әсәрендә бер мәхәббәт тарихын шул кешелекнең үзе кебек үк борынгы бәхәстән башлый. 21 февраль, 12.00, Кече зал. “Син кайда идең” (“Земля Эльзы”). Автор – Ярослава Пулинович. Режиссер – Илгиз Зәйниев. “Мәхәббәтнең яше юк” диләр. Безнең бәян каһарманнары да бер-берсен гомер көзендә таба. Шул вакыттан бу икәүнең тормыш куласасы яңача әйләнә башлый. Бәхет бар, кайдадыр бик якында гына һәм аңа ирешү мөмкин кебек тоела. Ләкин авылдашлар, күршеләр, хәтта газиз балалар картлар бәхетенә киртә булмакчы... 19.00, Зур зал. Татар театрыннан концерт-тамаша. 22 февраль, Кече зал. 11.00, 14.00. “Шүрәле-шоу”. Автор – Э. Шахов. Актерлар балалар өчен бик күңелле “Шүрәле-шоу” әзерли. “Башладык!” дигәндә генә Шүрәлеләр килеп эшне боза. Үз исемнәрен йөрткән тамашада катнаштыруны таләп итә болар. Баттл башлана. Шүрәле һәм кеше арасында йөз елдан арткан каршылыкта кем отар? Эдуард Шаховның “Шүрәле-шоу” пьесасы Габдулла Тукайның үлемсез “Шүрәле”сенә нигезләнеп язылган. “Шүрәле-шоу” заманча пластика һәм музыка белән баетылган гаҗәеп спектакль. Мавыктыргыч сюжет, искиткеч персонажлар борынгы әкияткә заманча тизлек һәм яңгыраш бирә. Кече зал. 18.00. «Кибет». Автор – О. Жанайдаров. Режиссер – Э.Шахов. Бүгенге заманда коллык моңарчы күрелмәгәнчә киң таралган. Ул шул дәрәҗәгә җиткән ки, хәзерге коллар кирәк булганда процесска тиз генә җәлеп ителә, ә инде кыйммәте кимүгә шундук башкасына алыштырыла торган деталь кебек. Яхшыга өмет белән башкалага килгән яшь казах кызы үзенең коллыкка эләгүенә төшенгәч, котылырга талпынып карый. Әмма җәһәннәмгә әйләнгән кибеттән качып котылу омтылышында ул ялгызы.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев