"Гаиләнең бер канаты әтиләр булса, икенче канаты – әниләр!" - Фәрид Мифтахов (әңгәмә)

Бик күп уртак җырлар иҗат иткән милләттәшем Фәрид Фәиз улы Мифтаховны үзем өчен һаман ачылмаган шәхес дип саныйм. Шуңа җае-урыны туры килгән саен мин әлеге тырыш шәхесне сорауларга күмәм. Шундый гамьле әңгәмәләрнең берсен сезгә дә тәкъдим итәргә булдым, дуслар. — Фәрид Фәизович, әтиләрнең төп бурычын нәрсәдә күрәсез? — Рәхмәт соравыгыз өчен, Гөлнур ханым! Бик урынлы ул. Безнең татар халкы: «Ил терәге – ир егетләр булса, гаилә терәге — әтиләр», — дияргә ярата. Бу сүзләрдә хаклык ята. Ничә гасырлар буе гаиләдә әти кеше төп таяныч, терәк булып тора. Бала тәрбияләүдә әтиләрнең йогынтысы искиткеч зур. Нинди әти булырга?” дигән сорау мине дә һәрчак борчый. Балаларыбыз үсә барган саен, аларга үрнәк әти булып, кирәк вакытта файдалы киңәшләребезне биреп, тормыш юлына аяк басканчыга кадәр таяныч булып яшәү — без –әтиләрнең төп бурычы да ул. — Үрнәк әтиләр нинди сыйфатларга ия булырга тиеш соң? — Киләчәгебез өметле булсын дисәк, без — әтиләр истән чыгарырга ярамаган кайбер сыйфатларга ия булырга тиеш дип саныйм. Гаиләдә, якыннарыбыз даирәсендә без әдәплеме? Гаиләнең бер канаты без булсак, икенче канаты –әниләр бит! Бәйрәм көннәрендә генә түгел, көндәлек тормышта әниләр өйдә балаларыбыз янында төп киңәшче итеп безгә мөрәҗәгать итсә, әтиләрнең үз-үзен тоту, фикер йөртү дәрәҗәсе үсмәс идемени?! Ул өлкәнннәргә мөнәсәбәтебездә дә ачык чагылырга мөмкин. Табын янында әти кешенең сүзенә колак салынса, шулай ук гаиләләр бу җылы мөнәсәбәттән отар гына иде. Балаларыбызның безгә остаз, киңәшче итеп каравы үзебездән дә тора. Мәктәп яшендә балалары булган әтиләребезнең кайсы алардан: “Бүген мәктәптә нәрсәгә өйрәндегез, нинди яңалык белдең?”-дип сорый? Ә бит күп очракта: «Ничәле алдың — «4»леме, «5»леме? — дип сорарга яратабыз. Әти йөрәге баласының киләчәге өчен борчылып яшәсә генә, аның укуына, кызыксынуларына битараф булмаса, дәрәҗәле була. — Фәрид Фәизович, сез үзегез дә өч бала атасы. Сезнең гаиләдә балаларыгыз белән мөнәсәбәтләр ничек корылган? — Мин балаларыбызны бик яратам. Кызларым белән, гаиләбез белән бергәләп чаңгыда шуабызмы, яисә тимераяктамы, бассейнда йөзәбезме, әллә елгада су коенабызмы, я булмаса йортыбыз янындагы бакчада эшлибезме — мин һәрчак үрнәк әти булырга тырышам. Бу тырышлык мине дә физик һәм рухи яктан көчле булырга әйди. «Сәламәт тәндә — сәламәт акыл”, -диләр. Спортзалларда, яки фитнесклубта булсынмы — балаларыма физик ныклык күрсәтә алам икән, алар да моңа омтылачак икәнен яхшы аңлыйм. Димәк, безнең арада тагын да ныклырак дуслык, хөрмәт һәм ихтирам булачак.Күп очракта балаларыбызның кечкенә генә уңышларын да зур итеп мактарга яратам. Ә мактаганны кем яратмый?! — Фәрид әфәнде,замана баласы һәр яңалыкны бик тиз тотып ала. Аларның мең төрле сорауларына җавап бирү өчен белемле әти дә булырга кирәк… — Әлбәттә! Фән-техника көнләп түгел, сәгатьләп үскән чорда, әтиләрнең дә белем сандыгы шыплап тулган булырга тиеш дип саныйм. Социаль челтәр аша дөнья пәрәвезенә тоташкан һәркемнең кызыксынуларын күзәтеп кенә барса да, замана баласын әтиләр рухи гариплектән саклап кала алачак. ”Агачны яфрак, кешене хезмәт бизи,” — дияргә яратабыз икән,балаларыбыз да безнең бушка вакыт уздырмаганыбызны күреп хозурлансын иде. Әти буларак, әйткән сүзебездә торсак, бүгенге эшне иртәгә калдырырга яратмасак, телебезне яман сүзләр белән пычратмый аралашсак, дини яктан гореф-гадәт, йолаларыбызны саклап, күңел сафлыгы турында кайгыртсак, якыннарыбыз алдында дәрәҗәбез генә үсәчәк дип уйлыйм. — Фәрид Фәизович, ә гаиләдә балага “ихтирам, хөрмәт” дигән төшенчәләрне кем өйрәтергә тиеш — әниме, әллә әтиме? — Әтиләрне ихтирам итәргә гаиләдә әни кеше, өлкәннәр юл күрсәтергә тиеш. «Әтиең кебек бул”, «әтиең шикелле эшлә”, «әтиеңнән калышма”, «әтиең белән киңәш”, «әтиеңнән сора әле” — дигән гади генә әйтелгән сүзләр дә – әтиләрдә булган яхшы гадәтләрне балаларда булдыру, үз гаиләң белән горурлану хисе тәрбияләүдә төп чыганаклар. Кирәк чакта балаларыбызга үз һөнәребез, үз нәселебез, үз туганнарыбыз турында тасвирлы итеп сөйлибез икән — бу да безнең файдага. Димәк, нәселебез җепләре өзелмәс. -Әтиләрнең тагын нинди вазыйфаларын мөһим дип саныйсыз? — Әтиләрнең тагын бер вазыйфасы дип, Туган илне яратырга өйрәтүне саныйм. Безнең бабайлар, әтиләр туган илебез өчен гомерләрен дә кызганмаганнар ләбаса. Үскәч, ир балалар да хәрби хезмәт итүне үзенә горурлык санарга тиеш. Ә кыз балалар чын солдат булган әтиләре белән шулай ук горурланмас микән?! Әлбәттә, хатын-кызны теләсә нинди авырлыктан яклый алырлык физик яктан көчле , кыю ир-егетләр һәркемдә соклану уятыр. -Фәрид әфәнде,киләсе елдан башлап, әтиләрнең “һөнәри” бәйрәме барлыкка киләчәк. Бу бәйрәмгә карата сезнең карашыгыз нинди? — Илкүләм Әтиләр көне бәйрәме гаиләдә ир-атларның дәрәҗәсен арттырырга тиеш. Әниләр көне бар бит инде, ә әтиләр моңа лаек түгелмени? Әтиләр көне халыкара бәйрәм булып исәпләнер дип уйлыйм. Аны дөньяның илледән артык илендә билгеләп үтәләр бит инде. Шул исәптән, бала тәрбияләүче ир-атларның “һөнәри” бәйрәме АКШ, Бөекбритания, Франция, Швейцария, Германия, Италия, Испания, Швеция кебек илләрдә дә билгеләп үтелә. Эчкечеләр дә, хатыны һәм баласын кыерсытучы әтиләрдән үрнәк алырга кирәкми. Бүген әти кешенең социаль статусы түбән тәгәри. Әлеге көн исә вәзгыятьне дә, тормышны да үзгәртергә тиеш. Ялгызы бала тәрбияләүче ир-атлар да күп бит. Әтиләрнең үз көне булганда, андыйларга да игътибар артыр иде. — Фәрид Фәизович, әтиләр нинди булмаска тиеш? — Әти кеше ялганчы, ялкау, комсыз, надан, саран, ышанычсыз, гаиләсенә хыянәтчел булмаска тиеш! Тормыш итү бик катлаулы. Аның баш әйләндергеч шатлыклы минутлары да, ерып чыга алмаслык борчулы проблемалары да, төн шикелле караңгы, күңелсез яклары да очрый. Гаиләләрнең бәхете әтиләрнең гаилә корабын дөрес курс белән алып баруыннан, ихлас, кайгыртучан йөрәгеннән тора. Әтиләрнең бүгенге көндәге дәрәҗәсе гел борчыганга күрә, автор –башкаручы буларак, әтиләр хакында җырлар яздым. «Әти йөрәге”дигән җырыбызга танылган җырчы Винарис Илъегет белән хәтта клип та төшердек.
Әти йөрәге Тормыш иткән чакта безгә Әтиләр иңе кирәк! Шул иңнәргә таянуы Күңеллерәк,җиңел(е)рәк! Әтиләрнең йөрәкләре Уяу да ул,хисле дә. Дөнья үзе ышана бит Әти булган кешегә! Әйтми генә гел кайгыртып Яшиләр безнең хакта. Гаиләләр бәхетле бит Әтиле булган чакта. Әтиләрнең мәхәббәте Өйне учаклы итә. Тайпылмаска,абынмаска Безгә бер сүзе җитә. — Әңгәмәгез өчен зур рәхмәт.Тормышыбыз нык,чыдам,белемле,ватанпәрвәр әтиләр кулында! Әңгәмәдәш Гөлнур Айзат. Мифтахов Мифтахов1 Мифтахов2 Мифтахов3 Мифтахов4 Мифтахов5 Мифтахов6 Мифтахов7

Чыганак: http://idel-tat.ru

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: