Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Гаиләгә психолог кирәкме?

Казанда үткән “Мөселман лидеры мәктәбе”ндә психологлар Ирек Мукиев белән Гөлназ Әхмәтҗанова ныклы гаилә корырга теләүчеләргә кызыклы лекцияләр укыды.

Гаиләгә психолог кирәкме?

Ирек Мукиев, психолог: Бүген мөселман гаиләләре дә психологка ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. Ләкин гаилә таркалыр хәлгә килеп җиткәч. Шуңа да без мөселман җәмәгатьчелегенә гаилә корып яшәүдә психологларның роле зур булуын җиткерергә тиеш. Психологик ярдәмнең никахка кадәр үк кирәклеген, аның әһәмиятле булуын җиткерергә тиеш. Ә халык әле моңа әзер түгел. Чөнки кирәк санамый. Безнең максат – шул хакта күбрәк мәгълүмат тарату. Колакка бу хакта күбрәк мәгълүмат килсә, иншаллаһ, максатыбызга ирешербез.

Өйләнешкән парлар бала булудан туктарга тиеш

Ирек Мукиев, психолог: Кеше ул - эшләнмә. Анда туганда ук рефлексларның база җыелмасы була. Тора-бара ул төрле күнекмәләр туплый. Алар рәтенә дөньяга физик яктан яраклашу гына түгел, гаиләдән үк салынырга тиешле хис-кичерешләр, шул исәптән яратырга, дуслашырга, аралашырга өйрәнүне дә кертергә кирәк. Боларга гаиләдә нигез салына.

Өйләнешкән парлар бала булудан туктарга тиеш. Гаиләдәге проблемаларның төп сәбәпчесе дә шул. Гаилә ничек төзелә? Аңлашыла, гаилә егет белән кызның кушылып, ир белән хатын булуыннан башлана. Менә шул ир белән хатынның ниндидер гаиләдән чыгуы да билгеле. Инде яңа гаилә төзелгәч, алар – әти-әни һәм яңа гаилә булдырган балалар арасында чикләр барлыкка килергә тиеш. Монда сүз аерым яшәргә кирәклек турында гына бармый. Бергә яшәп тә, аерым гаилә булып гомер итәргә мөмкин. Ләкин чикләр булырга тиеш. Юк икән, бу инде гаилә түгел, ә филиал. Мондагы тормыш – ике филиалның “кем текәрәк?” дигән низагы. Кемнең системасы көчлерәк, шул өстен чыга һәм аның сәясәте алга сөрелә. Көчлерәк система өстен чыга, көчсезе аның сәясәтенә түзеп яшәргә тиеш була.

Филиалдан ничек качаргамы? Проблемалар әти-әни белән түгел, ә гаиләнең үз эчендә хәл ителергә тиеш. Хатының белән йоклап, әниең белән яшәп булмый бит инде. Кеше үзенең мөстәкыйль була алуын аңларга тиеш. Ул гаилә корганчы карар кабул итәргә, үзендә җаваплылык тоярга һәм мөстәкыйль тормышка әзер булырга тиеш. Кызганыч, җәмгыятьтәге үзгәрешләр менә шул социаль рольләрнең какшавына да китерде.

Эш бүленеше

Ирек Мукиев, психолог: Көнкүреш тормышта тавык та чүпләп бетермәслек эшләр бар. Җиңел генә эш: чүпне кем түгәргә тиеш? Ләкин бер-береңә салыну берничә көнгә сузылса, түгелмәгән чүпнең исе урамга чыга.

Эш бүленеше тәртипкә салынмаган йортта яшәве физик яктан кыенлаша. Шуңа да вәкаләтләр бүленгән, барысы да килештерелгән булырга тиеш. Идәнне сулдан яисә уңнан юа башлаганга карап кына нәтиҗәсе үзгәрми бит. Ләкин шул хакта бәхәсләшү генә начар нәтиҗәгә китерергә мөмкин. Хәдистә хатын-кызның йорттагы эшләр белән шөгыльләнүе, ә ир-атның йорт-җирне тәэмин итәргә тиешлеге әйтелүен беләбез. Ләкин хатын-кыз акча эшләргә тиеш түгел, ир-ат аш-су янында кайнашмый, дигән сүз түгел бу. Бер-береңә булышу бар, әмма җаваплылык – бер кеше өстендә. Вәкаләтләр никадәр дәрәҗәдә ахырга кадәр бүленгән, мөнәсәбәтләр дә шуның кадәр ныграк була.

Ир - баш, хатын - муенмы?

Ирек Мукиев, психолог: Әллә нигә бер салгалап кайткан әти кеше дә, балалар күзенә күренми генә бүлмәсенә кереп ята икән, олыгайган көнендә үзенә хөрмәт булачак. Чөнки ул – гаилә башлыгы.

Ир эзлим әле, дигән хатын-кызларны күргәнебез бар. Сорау туа: ә ул аны кайда югалткан соң? Югалткан әйберне генә эзләп була бит. Асылда ул кемдер мисалында үзенә образ эзли. Ул әтисе образындагы ир-ат булырга мөмкин. Ә әти кеше, гаиләдәге ир-ат – ул гаилә башлыгы. Хатын-кыз менә шуны онытмаска тиеш.

Акыллы хатын-кыз исереп кайтып, бүлмәсенә кереп яткан ире турында да балаларына: “Әтиегез эштән арып кайткан, ял итә. Борчымагыз!” – диячәк. Бу әти һәм балалар арасындагы мөнәсәбәтләрне суытмый.

Гаиләнең ныклыгы какшауга бала янында мөнәсәбәтләрне чишәргә тырышу, ир яки хатынның баланы үз ягына тартырга тырышуы да китерә. Шуны аңлагыз: ир белән хатын һәм әти белән әни арасында чикләр булырга тиеш. Бала ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтләрне күрергә тиеш түгел. Аның өчен әти белән әни генә бар. Ниндидер сәбәпләр аркасында гаилә таркалган очракта да ир белән хатынның гына аралары өзелә, ә бала әти-әнисен югалтмый һәм күңелен җәрәхәтләми.

Ә бездә ничек: бала тугач әни кеше аңа игътибарны арттыра, баланы функциональ пары итә. Нәтиҗәдә гаилә башлыгы үзенең хокуклары чикләнгәнен аңлый. Бу исә аның читкә йөрүенә (мөселман гаиләләрендә икенче, өченче һәм дүртенче хатынга өйләнүенә), хәмергә үрелүенә, йә булмаса гаиләдәге әлеге хәлгә каршы көрәшүенә китерергә мөмкин. Ә мондый көрәшнең нәрсәгә китерүен чамаларга була. Гадәттә – 50 яшьтә инфаркт яисә инсульт кичерүгә”.

Гаиләдә хатын һәм ир рольләре: хатын-кыз һәм ир-ат күзаллавы

Гөлназ Әхмәтҗанова, психолог: Гаилә – ул партнерлык мөнәсәбәтләре, шуңа да гаиләдәге тынычлык-иминлекне саклау юнәлешендә ир-ат та, хатын-кыз да эшләргә тиеш.

Психологлар мөнәсәбәтләрнең өч төрен бүлеп чыгара, социаль, эмоциональ һәм сексуаль мөнәсәбәтләр. Гаилә ул менә шушы өч төр мөнәсәбәтләр дә үзара бәйләнештә булган иң катлаулы очрак.
Гаиләдәге ир-ат һәм хатын-кыз роле турында сүз барганда, һәркемнең шушы рольне күзаллавы үзенчә булырга мөмкин. Нигездә, бу күзаллаулар ата-ана гаиләсеннән килә. Ир-атның хатынына карата таләпләре, аның үз-үзен ничек тотарга, гаиләдә нинди булырга тиешлеге турындагы карашлары үз әнисенә карап формалаша, ул гаиләсендә хатыныннан да шуларны күрергә тели. Хатын-кыз, үз чиратында, ире әтисенең сыйфатларын чагылдырырга тиеш дип күзаллый. Әйтик, ир-атның әнисе һәрчак өйдә булган, халат, йомшак аяк киеме киеп йөргән. Ул өйгә кайткач һәрчак әнисен шушы образда күргән. Бу образ аның өчен иң якыны, иң җылысы. Димәк, үскәч тә, бу ир бала хатыныннан да шуны көтәчәк. Ә хатын-кызның гаиләсендә башка модель булган. Ул ирен матур киенеп, ясанып, үкчәле түфлиләр киеп каршы ала. Ә ир-атның шунда ук кәефе кырыла. Чөнки ул эштән арып кайткан, аның өйдә ял итәсе килә. Ә хатын-кызның болай киенеп-ясанып куюын ул каядыр барырга кирәк дигән фикер белән тәңгәлләштерә. Хатын-кыз исә ире өчен тырышкан бит үзенчә. Һәм ул иренең ни өчен үз-үзен шулай тотуын аңламый һәм, әлбәттә, үпкәләш башлана. Бу менә ир-атның һәм хатын-кызның рольләр турындагы күзаллавы туры килмәвенә бәйле. Шуңа беренче чиратта хатын-кыз һәм ир-ат бер-берсенең хатын-ир рольләрен ничек күз алдына китерүен аңларга тиеш.

Хәдисләр манипуляция ысулы булырга тиешме?

Гөлназ Әхмәтҗанова, психолог: Кызганычка, мөселман гаиләләрендә ирләрнең хатыннарына мөнәсәбәтләре манипуляциягә корылган очраклар бар. Хәдисләр хатын-кызны куркыту өчен китерелә һәм аңа сайлау хокукы бирелмичә, билгеле бер үз-үзен тоту моделе тагыла. Гаилә манипуляцияләргә корылмый, ул ихтирам һәм мәхәббәткә нигезләнгән булырга тиеш. Әти-әнинең бала белән манипуляцияләргә омтылышын да мисал итеп китерергә була. Гаиләдә кешеләр хатын-ир мөнәсәбәтләрендә бик аз була, күпчелектә алар әти-әни мөнәсәбәтләрен үти. Әмма бу дөрес түгел. Игътибарны күбрәк син гомер буе яшәячәк кешегә бирергә кирәк. Балалар гаиләдән кайчан да бер китәчәк. Шунда кешеләр үз-үзен кая куярга белми. Ир белән хатын арасында уртак темалар калмаган була. Зур игътибар балаларга бирелгән очракта, алар үсеп җиткәч, әти-әни ягыннан балалар белән идарә итү теләге туарга мөмкин. Бу очракта балаларны үз гаиләңдә калдыру ысуллары эшкә җигелә. “Җәннәт әниләрнең аяк астында” дип балаларга басым ясау башлана. Әмма сәламәт гаиләдә һәр этап кичерелергә тиеш. Яңа гаилә үз уникаль тормыш моделен булдыруы мөһим.

Хатын-кыз кайсы очракта ирен тыңламаска хокуклы?

Гөлназ Әхмәтҗанова, психолог: Мөселманнарда хатын ирен тыңларга тиеш дигән кагыйдә бар. Әйе, хатын-кыз иренә хөрмәт белән карый, аның сүзләренә колак сала. Әмма шул ук вакытта ул үз-үзен дә тыңларга тиеш. Ир әйткәннәр аның үз хокукларын бозмыймы, исламга каршы килмиме, хатын-кызның психик һәм физик сәламәтлегенә зыян салмыймы икәнне дә игътибарга алырга кирәк.
Хатын-кыз өстенә өйдә булу, өйдәге тәртип, балаларны карау вазыйфалары йөкләнгән. Әмма ир-ат “Әйдә, киттек, әниләрдә бәрәңге казыйсы бар” дисә, хатын-кыз моннан баш тартырга мөмкин, теләге булмаса, ул бу очракта буйсынырга тиеш түгел.
Исламга каршы килгән таләпләр дигәннән, әйтик, ир-ат әниең белән аралашма дип сорый икән, хатын-кыз аны тыңламаска хокуклы. Психик-физик сәламәтлеккә зыян салган очраклар дигәндә, мисал итеп, ир-ат яңа гына бер бала тапкан хатыныннан икенче бала алып кайтуны сорау очрагын алырга мөмкин. Хатын-кыз беренче бала табудан әле тернәкләнеп бетмәгән, бала әле кечкенә. Шуңа күрә хатын-кыз бу очракта да беренче чиратта үз-үзен тыңларга, үз хисләрен, эчке халәтенә игътибар итәргә тиеш.


Автор: Фәрит САЛИХОВ, Гүзәл НАСЫЙБУЛЛИНА әзерләде
Фото: Илнар Төхбәтов, Салават Камалетдинов, Рамил Гали
Интертат

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев