Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Гаиләдәге иң зур хата – хатын-кызның тормыш приоритетларын дөрес куймау" - Гүзәлем

Инстаграм көннән-көн популярлык яулый. Татар эстрадасы җырчыларының бар яңалыкларын да анда күзәтеп барырга була. Шушы көннәрдә җырчы Гүзәлем ире Салават Миңнеханов белән төшкән фото астына кызыклы сүзләр язган. Һәм “Сез килешәсезме?” - дип сораган.
“Гаиләдәге иң зур хата – хатын-кызның тормыш приоритетларын дөрес куймау. Беренче урынга ире буласы урынга, алар балаларны, карьераны, өйне куя. Моңа мисаллар күп: хатын-кыз өйдән чыкканда, матурланам дип, озак әзерләнә: прическа, макияж ясый, кием һәм бизәнгечләрне озак сайлый... Ә өйгә кайткач, туфлиен гади тапочкига, күлмәген халатка алыштыра һәм макияжын шундук юа. Ә бит ирләр, аның өчен түгел, ә башкалар өчен тырышканыңны күрә. Шуннан соң, ул сезнең өчен тырышырмы соң?” – дип язып куйган. Әлбәттә, бу сүзләр язылучылар арасында ике төрле фикер тудырган. Кемдер “беренче урында – ир”, ди, ә кемдер балалар дигән. Җырчы Иркә дә үз фикерен язып калдырган: “Ни генә булмасын, балалар иң якыныдыр инде. Әмма бу минем фикер. Иреңне артык нык ярату да шулай ук төрле авырлыклар китерергә мөмкин”, - дигән. Ә Рәфинә Ганиуллина: “Лаеклы ир булса, әлбәттә, ул беренче урында!” – дигән. Тагы бер язылучы кызыклы комментарий калдырган: “Хатын-кыз ир-атны өстенрәк куйган саен, ир-ат моңа ияләшә һәм гаиләдә балалар тугач, хатын-кыз нигәдер начар булып кала, ә ир-ат – хан! Мин иремне бик яратам, әмма аның пешкән аш ашарга өстәл янына утырып кашык биргәнен көтеп утыруы җенемне чыгара”, – дигән. Ә Сез ничек уйлыйсыз? Гаиләдә беренче урында кем булырга тиеш?
Азалия Исмәгыйлева, Шәһри Казан
Фото: Гүзәлемнең ВКонтакте битеннән алынды

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев