Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Гаилә" мәчетендә мөнәҗәт һәм нәшид башкаручылар бәйгесе узды

Кичә Казанның “Гаилә” мәчетендә мөнәҗәт һәм нәшид башкаручылар конкурсы булып узды. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына "Гаилә" мәчетенең матбугат үзәгеннән хәбәр иттеләр. Мәчеттә беренче тапкыр мөнәҗәт һәм нәшид башкаручылар конкурсы оештырылды. Дини проект якынлашып килүче Республика көне уңаеннан узды. Биш катнашучы беренче урынга лаек дип табылды. Алар Казан шәһәреннән Нурмөхәммәд Шәрипов, Нәсимә Кәлимуллина, Гөлчәчәк Камалиева, Зөлхиҗҗә Салихова һәм Лениногорскидан Нәзирә Гыйззәтова. Аларга мәчетнең истәлекле бүләкләре тапшырылды. Конкурста теләге булган һәркем сәләтен күрсәтә алды. Конкурс һәрвакыт яңалыкка омтылучы яшьләрне һәм дини җырлар традицияләрен саклаучы өлкәннәрне берләштерде, ди проект авторлары. 0662  
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев