Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Гаилә булганда гына милләт бар" - Җәлил хәзрәт Фазлыев

Гаилә булганда гына милләт бар. Гаиләдә тәртип булганда гына милләттә тәртип була, дип белдерде бүген Татарстанның баш казые, Балтач районы имам-мөхтәсибе Җәлил хәзрәт Фазлыев Татарстан Мәдәният министрлыгында узган “Милли тормыш һәм дин” VIII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумының “Мәчет һәм татар гаиләсе” дигән секция утырышында. Секция форума имамов Мечеть и татарская семья Казанда “Милли тормыш һәм дин” VIII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы башланды. Форум делегатлары дин өлкәсенә кагылышлы мөһим сораулар һәм мәсьәләләр буенча фикер алышты. Россиянең 70кә якын төбәгеннән килгән 1050 делегат дүрт: "Ислам дине һәм татар халкының милли үзенчәлеге", "Болгар Ислам академиясе – милли рухи фикерне торгызу үзәге", "Мәчет һәм татар гаиләсе", "Ислам дине һәм күпкырлы матбугат (лекторий)" секцияләренә бүленеп эшләде. Секция форума имамов Мечеть и татарская семья “Авылыбыз Бөрбашта 255 йорт бар. Шуның 60ы гына тулы гаилә белән яши (тулы гаиләгә мин ата-анасы, әби-бабасы, балалы гаиләне күз уңында тотам). Калганнарында йә әби белән өйләнмәгән малае, йә әби белән бабай гына, кайсыларында шәһәрдән картаеп кайткан кыз, дип әйтимме инде. Ә бит адәм баласына гаиләле булып яшәргә кирәк. Гаилә дигән дәүләттә дин тотарга, татарча сөйләшергә беркем дә тыймый. Гаилә дәүләтенең президенты үзебез бит. Барысы да үзебездән тора. Оныклар белән русча сөйләшәбез дә, аннары хөкүмәтне сүгәбез. Бүген булган мөмкинлекләрдән чыгып эш итәргә кирәк. Гаиләне саклар өчен, динне сакларга кирәк”, - ди Татарстанның баш казые, Балтач районы имам-мөхтәсибе Җәлил хәзрәт Фазлыев. Дин мәнфәгатен үз мәнфәгатеннән өстен куйган имамнар кирәклегенә дә басым ясады үз чыгышында баш казый. Секция барышында Башкортстанның Борай районы имам-мөхтәсибе Рифат хәзрәт Зарипов та гаилә кыйммәтләренә нисбәтле фикерләре белән уртаклашты. Муллаларны мәктәпләр белән дә эшләргә өндәде. “Ай саен бер мәртәбә  сыйныф сәгатьләрендә балаларга ислам дине нигезләре хакында мәгълүмат бирүне җайга салырга иде. Тәрбия сәгатьләрендә иман, әхлак турында сөйли алсак, нәтиҗәсе булмый калмас”, - диде күрше республикадан килгән хәзрәт. Удмуртиядән килгән Вәсилә Хәкимова да дини тәрбияне гаиләдән башларга кирәк, дип саный. 21 ел яшь буынга туган телне укыта ул. Балалар бакчаларында, мәктәпләрдә дә дин нигезләрен, милли тәрбия кылуны дәвам итсәк кенә өметле киләчәккә ышанырга мөмкин, ди ул. 19 май көнне, Г.Камал исемендәге Татар Дәүләт академия театрында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында пленар утырыш узачак. 20 майда форум делегатлары ТР Спас районы Болгар шәһәрендә узачак “Изге Болгар җыены”нда катнашачак. Исегезгә төшерәбез, беренче тапкыр Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы 2010 елның сентябрь аенда Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан оештырылган иде.
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев