Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Яшенле яңгыр булганда нишләргә? (Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан кагыйдәләр)

Татарстанда бүген яшенле яңгыр көтелә. Бу хакта “Татар-информ”га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә республика Гидрометүзәккә сылтма белән хәбәр иттеләр. Бүген кичке алтыдан соң Татарстан буенча һәм Казанда яшен һәм көчле яңгыр көтелә. Яңгыр вакытында җилнең тизлеге 20 м/с булачак. Һава торышы бозылганда, урамда калсагыз, электр линияләреннән, агачлардан, реклама такталарыннан, витриналардан ераграк булырга тырышыгыз. Җил көчәйгәндә подъездга яки подвалга качып тору хәерле. Боз яуганда, урамга чыгарга киңәш ителми. Урамда калсагыз, ышыкланыр җир табыгыз, һич югы башыгызны боздан кием йә сумкагыз белән булса да каплагыз, дип кисәтә коткаручылар. Әгәр автомобильдә хәрәкәт итәсез икән, туктап бинага керү мөмкинлеген карарга кирәк.
Татар-информ
Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев