Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Гадел Вафин коррупция очракларын ачыклау өчен социаль челтәрдә мониторинг булдырырга тәкъдим итә

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының чираттан тыш коллегия утырышы 24 октябрь көнне Казанда Югары медицина технологияләре белем үзәгендә узды, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.

Чарада Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын башкаручы Илдар Халиков катнашты.

Коллегия сәламәтлек саклау өлкәсендә “көнкүреш” коррупциясен минимизацияләү чараларына багышланган һәм ул Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча 2016 елның 17 октябрендә узган ТРда  Коррупциягә каршы көрәш буенча эшне җайга салу комиссиясе утырышы йомгаклары нигезендә башкарыла.

Илдара Халиков сүзләренчә, бүген җәмгыять өчен актуаль булган мәсьәләләрне ачыклау һәм аларны чишү юлларын табу мөмкинлеге бар. «Закон бозуда, һөнәри этиканы бозуда бернинди акланулар булмаска тиеш, – диде Илдар Халиков, – Cүз сәламәтлек саклау өлкәсендә генә түгел, сүз безнең тормышыбызның барлык өлкәләре буенча бара. Бу дәүләт сатып алуларына да, төзелеш тармагына да, торак-коммуналь хуҗалыгы системасына да, мәгариф һәм сәламәтлек өлкәсенә дә, социаль яклауга да кагыла».

Төп доклад белән Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин чыкты. Ул Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның 2016 елның 17 октябрендә узган ТРда  Коррупциягә каршы көрәш буенча эшне җайга салу комиссиясе утырышында сәламәтлек саклау өлкәсен - түләүле медицина хезмәтләре күрсәтүне, ришвәтләрне һәм башка коррупция күренешләрен каты тәнкыйть утына тотуын искә төшереп үтте. Сәламәтлек саклау һәм социаль тәэмин итү өлкәсендә ачылган җинаятьләрнең ике тапкыр артып китүе әйтелгән. «Әлеге антирейтингтагы “лидерлык” безне борчымый кала алмый, – диде сәламәтлек саклау министры, – без медицина ярдәме күрсәтү буенча, көнкүреш коррупциясе барлыкка килә торган идарә итүдәге үзебезнең йомшак урыннарны ачыкларга һәм аны тамырдан бетерү буенча төп юнәлешләр билгеләргә тиеш». Утырышта көнкүреш коррупциясенең актуальлеге кимемәвен, моңа төрле инстанцияләргә гражданнарның мөрәҗәгатьләре арта баруы дәлил икәнлеге билгеләп үтелде.

Җәмәгать контролен тормышка ашыру, гражданнарның фикеләрен өйрәнү, халыкта булган проблемалар мониторингын булдыру һәм башка шундый мәсьәләләр буенча Татарстан Республикасында «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасы булдырылган. Ул үзенең нәтиҗәләрен бирә.

Гадел Вафин сүзләренчә, социаль сораштыру нәтиҗәләре буенча, Татарстан Республикасы халыкка медицина ярдәме күрсәтүдән канәгатьлек буенча Идел буе федераль округында (ПФО) икенче урынны тота. Поликлиникалар буенча, участок терапевтлары эше һәм белгечлекләр буенча республика җиденче һәм алтынчы урыннарны били. «Бу, билгеле, Россия округлары күрсәткечләре буенча уртачадан югары. Әмма без болар буенча кайда игътибар итәргә тиешлеген ачыклыйбыз. Андый урыннарга безнең амбулаторияләр челтәре керә, – дип билгеләп үтә Гадел Вафин. – ТР Хөкүмәте ярдәме белән беренче звено өчен күп эшләнде». Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча республикада «Дустанә поликлиника – Татарстан стандарты» проекты тормышка ашырыла. Проектның төп максаты – медицина ярдәменең һәркемгә мөмкин булуы.

ТР сәламәтлек саклау министры түләүле медицина хезмәтләре күрсәтүдә тәртип салырга, сәламәтлек саклау оешмалары җитәкчеләренә түләүле һәм түләүсез күрсәтелүче медицина ярдәме чикләрен билгеләргә кушкан.

Ул шулай ук территориаль сәламәтлек саклау җитәкчеләренә массакүләм-мәгълүмат чараларында чыгыш ясап, бу өлкәнең ачыклыгын күрсәтергә кирәклеген җиткерә.

«Вазгыятьне уңай якка үзгәртәсебез килә икән, без максималь ачыклыкны тәэмин итәргә тиешбез», – дип белдерә ТР сәламәтлек саклау министры.

Гадел Вафин бер атна эчендә пациентлардан мәгълүмат алу өчен адрес һәм телефоннарны ачык кулланырлык итеп урнаштырырга куша. Ул сәламәтлек саклау өлкәсендә коррупция очракларын ачыклау максатыннан социаль челтәрдә мониторинг булдыруны тәэмин итәргә тәкъдим иткән. Аның сүзләренчә, профессиональ медицина җәмгыяте коррупцияне ачыклауда барысын да эшләргә, ул күренешләргә түзеп тормаска тиеш.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев