Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Гадел Кутуйның "Тапшырылмаган хатлар" повесте яңадан нәшер ителде

Татарстан китап нәшриятында елның көтелгән китабы басылып чыкты. Гадел Кутуйның "Тапшырылмаган хатлар” повесте татар һәм рус телләрендә һәрберсе 2500 данәдә нәшер ителде. Татар әдибенең әлеге әсәре  дөнья әдәбияты авторлары белән янәшә куела.

Татарстан китап нәшриятыннан алынган мәгълүматларга караганда,  яңа басманың бер өлеше республика китапханәләренә тапшырылса, икенче өлеше исә сатуга чыгарылачак. Татар әдибенең әлеге популяр әсәре Татарстан китап нәшриятында берничә мәртәбә нәшер ителде. «Тапшырылмаган хатлар» ның татар һәм рус телләрендәге вариантларын китап кибетләрендә дә, www.tatkniga.ru сылтамасы буенча Татар әдәбияты үзәгендә дә алып укырга мөмкин булачак.

Узган ел  “Яңа гасыр” телеканалы Гадел Кутуйның әлеге әсәре буенча  фильм төшерде. Әлеге фильм татар тамашачысында зур кызыксыну уятты. Intertat.ru электрон газетасы укучыларына Гадел Кутуйның әлеге әсәреннән өзекләр тәкъдим итәбез. *** Семья турында уйлана алган киң күңелле кеше өчен бу документ – йөрәк әрнетерлек нәрсә. Үзем хат язам, үзем Кабан күле күперенә басып торгандагыдай уйланам. Яңадан күз алдыма шул чагымны китерәм. Күзләремне йомып, онытыла башлаган күренешләрне хәтерләргә тырышам. Әнә бер пар бара. Нинди бәхет! Бу ике кеше, бер-берсенә кысылып, чит кешеләр ишетмәсен дигәндәй, нәрсә турындадыр сер итеп сөйләшеп баралар. Тукта... Әллә күзләрем саташамы? Булмас, ялгышамдыр... Әйе, күпме генә аһ-ваһ итсәм дә, бу ике кешенең берсе син идең. Бу күренеш, дөресе – сине тану, минем иң матур уйларымны пычратты. Күпме катып торганмын, ачык хәтерләмим, ләкин шул минутта күз алдымнан нинди картиналар узганы исемдә. Әле мине үпкән эзләрең бетәргә дә өлгермәгән... инде аны, яныңда бара торган кызны, үбәсең, кочасың төсле тоелды. Миңа сөйләгән сүзләрне аңа да сөйлисең кебек ишетелде. Син мине күрмәдең. Ә мин сезне театр урамына хәтле озата бардым. Көлешкән чактагы кыланышларың, театр урамы чатында аның белән саубуллашуларың – синең ул вакытта ук ирләрнең бозыкларыннан икәнлегеңне күрсәттеләр. Шуннан соң без гаҗәп озак тоелган ике атна буенча очрашмый тордык. Мин тормышта, Искәндәр, сөйләп бетергесез кыенлыклар күрдем. Сигез яшемдә мин ата-анасыз калдым. Тугыз яшемдә туганнарым тәрбиясенә күчеп, балачагымны, сабый көннәремне бишек тирбәтеп үткәрдем. Әнә шуңа, шушындый авырлыклар корбаны булганга күрә, мин «Уралда гына» җырын бөтен нечкәлекләре белән бирелеп җырлыйм. Син бу җырны бик ярата идең. Сүзләрен язып җибәрүемне дә сорагансың. Мин аны кичке тынлыкта, синең Кабан күленә караган бүлмә тәрәзәләреңне ачып, моңга чумып җырларга ярата идем. Күзләреңне йом да күз алдыңа шулай җырлавымны китер. Менә мин җырлыйм, ләкин бу юлы хат аркылы гына... Тавышымны хәтерләсәң, ишеткәндәй булырсың: Уралда гына микән әй туфани, Әйләнәсе алты ла чакрым. Тауга гына менеп, ташка басып, Еглый микән Зәлифә факырым. Зәлифәкәй кайда?.. Су читендә... Су сибә лә микән бакчага?.. Зәлифәкәй мескен – нихәл итсен. Үз агасы саткачтын акчага?.. Мин үксез балалар белән бергә урамда йөрдем. Хаксызга кыйналганым, гаепсезгә иң әшәке сүзләр белән сүгелгәнем бар. Ләкин болар бар да синең ялганыңны белүдән җиңелрәк иделәр. Кайбер җиңел карашлы кешеләр арасында якын күреп йөргән иптәшенең хәленә, уйларына керә алмау, тирән тойгылар белән хисаплашмау бар. Мин моны, ихтимал, врач булганга күрә, артык дәрәҗәдә югарыга күтәреп әйтә торганмындыр. Чөнки үз эшен яраткан врач авыруны тиз аңлый торган сизгер күзләргә дә, ягымлы йөрәккә дә ия булырга тиеш. Синең ялганың турында яза башлап, әллә кая сикергәнмен. Әйтергә теләгән сүзем: кешеләр стандарт түгелләр. Бер уйда, бер фикердә йөргән кешеләр арасында да характерда, башкада аерымлык була. *** Әйе, ялгышканмын шул. Чөнки без икәвебез дә ул чакны мәхәббәтнең нәрсә икәнен аңлап җитә алмаганбыз. Көрәшчеләр семьясын, совет семьясын кору өчен табигый һәм идея сайланышыннан туган мәхәббәтнең булуы кирәк. Табигый сайланышка тышкы матурлык, тән байлыгы, сәламәтлек, төс, күз, йөз, тавыш, йөрү күркәмлеге керә. (Әлбәттә, кемгә кем ошый. Кемдә нинди зәвык.) Бу сайланышка без икебез дә җавап бирәбез. Безне башта әнә шул табигый сайланыш бәйләде дә. Без бер-беребезгә сокландык. Шуның исереклегендә икенче сайланышны, идея сайланышын, аның кирәклеген сизми калдык. Идея сайланышына тормышка, җәмгыятькә, эшкә карашның бер булуы, сәяси караш бердәмлеге керә. Шушындый ике сайланыш булмаганда, семьяда талаш, кычкырыш туа, һәр көн нервлар какшый, фаҗигаләр башлана, ата-аналар тарафыннан балалар ташлана. Дөрес, матди як та зур урын тота. Ләкин бу нәрсә баштагы ике сайланышка нык бәйләнгән була. Безнең арада идея сайланышы юк иде. Киресенчә, бу сайланыш урынына синдә, Искәндәр, бергә тора башлагач та, тышкы матурлык астына яшеренгән иске карашлар чәчәк атарга тотындылар.Озакламый мин балага уздым. Бу хәл икенче бәрелешүгә, талашуга сәбәп булды. Белешмә: Гадел  Кутуй 1903 елның 28 ноябрендә элекке Саратов губернасының Кузнецк өязе (хәзер Пенза өлкәсенә керә) Татар Кынадысы авылында туган. Кечкенәдән әдәбиятка тартыла. Г. Кутуйның егерменче еллардагы әдәби иҗаты жанр төрлелеге белән аерылып тора, ди әдәбият галимнәре.  Ул шигырьләр, хикәяләр, пьесалар яза. Газет- журналларында күпсанлы фельетоннар, очерклар, мәкаләләр бастыра. Татар академия театрының һәр яңа спектакленә диярлек рецензияләр язып бара.   Әдипнең шигырьдә формаль сурәтләү чаралары белән мавыгулары, башлыча шәһәр зыялылары – укытучылар, студентлар, музыка, сәнгать кешеләре тормышыннан алып, нигездә әхлакый темаларны яктырткан пьесалары, хикәяләре, публицистикасында алга сөргән фикер-карашлары үз чиратында рәсми идеологиягә буйсындырылган матбугатта еш кына каты тәнкыйть утына да очрый. Алай гына да түгел, тарихта «Җидегән» исеме белән мәгълүм ниндидер, соңыннан ачыкланганча, дөньяда бөтенләй булмаган яшерен милли-сәяси оешмада әгъза булып торуда гаепләнеп, утызынчы еллар башында  Гадел  Кутуй һәм тагын биш «җидегәнче» (Н.Исәнбәт, Г.Минский, С.Кудаш, Т.Ченәкәй, С.Агиш) җавапка да тартылалар.  Гадел  Кутуй, каләм хезмәте белән яшәү мөмкинлегеннән мәхрүм калып, шактый еллар укытучылык эше белән шөгыльләнергә мәҗбүр була. Бары тик 1935 елда «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары») журналының тугыз-уникенче саннарында атаклы «Тапшырылмаган хатлар» повесте басылып чыккач кына, әдипнең абруйлы исеме янәдән матбугат иреге ала. Ватан сугышы башлану белән, Г.Кутуй үзенең язучылык каләмен җиңү өчен көрәш коралына әверелдерә: патриотик шигырьләрен («Озату җыры», «Партизанка», «Батыр каберендә», «Яңа ел бүләге» һ.б.), «Рәссам» (1941), «Хәнҗәр» (1941) кебек хикәяләрен, «Патриот Тукай», «Партизаннар», «Җиңү хәбәрчесе» кебек зур күләмле мәкаләләрен язып бастыра. 1942 елның июнендә ул үзе дә фронтка китә, әүвәл Сталинградны саклаучы Дон фронтының авыр гвардия миномет бригадасы сәяси бүлегендә хезмәт итә, Идел буендагы мәшһүр Сталинград сугышында катнашкан өчен, «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнә (соңрак фронтта күрсәткән батырлыклары өчен ул Кызыл Йолдыз орденына да лаек була). Сталинградтан соң Г.Кутуй үзе хезмәт иткән гвардия бригадасы составында Волхов, Курск, Брянск, Великие Луки һәм башка бик күп шәһәрләрне азат итү сугышларында катнаша. 1944 елның көзендә Беренче Белоруссия фронтындагы татар телендә чыга торган «Кызыл Армия» газетасы редакциясенә күчерелә. Авыр һәм мәшәкатьле солдат хезмәтен башкару белән бергә ул иҗат эшен дә дәвам иттерә: фронт газеталарында хәбәрләр, мәкаләләр бастыра, әдәби монтажлар төзи, 1944 елда Казанга вакытлыча иҗади ялга кайткач, балалар өчен «Рөстәм маҗаралары» исемле хыялый романын яза. Шул ук чорда аның «Без – сталинградчылар» (1944) һәм «Сагыну» (1945) исемле солдат хисләрен сәнгатьчә югарылыкта сурәтләгән атаклы нәсерләре иҗат ителә. Сугыш бетәр алдыннан, 1945 елның язында, Г.Кутуй, сәламәтлеге начараеп, хәрби госпитальгә эләгә һәм 1945 елның 15 июнендә Польшадагы Згеж шәһәрендә җирләнә.
Мөршидә Кыямова әзерләде, Интертат

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев