Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Габәши һәм Сәйдәшев үз чорларының авангардчылары" - Вадим Дулат-Алиев

Сәнгать белгече, профессор, Казан дәүләт консерваториясенең музыка тарихы кафедрасы мөдире Вадим Дулат-Алиев «Үзгәреш җиле» проекты нәтиҗәләре буенча үз фикерен белдергән.

Исегезгә төшерәбез: 5 һәм 6 ноябрь көннәрендә М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры сәхнәсендә «Үзгәреш җиле» татар җыры фестиваль концерты аншлаг белән үтте. 4 декабрьдә әлеге концерт Мәскәүдә Дәүләт Кремль сараенда үтәчәк. Әлеге проект Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән татар эстрадасын үзгәртергә тырышу максатыннан барлыкка килде. Фестивальнең беренче концертында ук Президент «дәвамы, һичшиксез, булачак» диде.

«Фестиваль программасының премьерасына кадәр үк матбугатта актив фикер алышу җәелде һәм ул дөрес юнәлеш бирелгәнен дәлилләде», – дип белдерде Вадим Думал-Алиев.

Татар профессионал музыкасы белгече татар эстрадасында үзгәрешләр кирәклеге бәхәссез иде, дип саный. «Өлкән буын кешеләре Хәбибуллин да (Сәйдәшев, Җиһанов, Яхин, Монасыйпов) проектны яклап чыгар иде дип уйлыйлар. Ни өчен, дигәндә алар үзләре иҗат иткән чорның яңалык алып килүчеләре, ә Габәши һәм Сәйдәшев, гомумән, «авангардчылар» булган. Солтан Габәши XX гасыр башында клубларда татар көйләрен… фортепианода башкарган (моны җырга кертелгән хәзерге татар рэп башкаруы белән генә чагыштырып була). Ә Сәйдәшев, әле яшь чагында ук, татар ансамбле музыкантларын ике тавышка уйнаткан…», – белгеч шулай итеп Мансур Мозаффаров истәлекләрен искә алды.

Музыка тарихчысы Татарстандагы академия музыка мәдәнияте өлкәсендәге тулы инфраструктура Россия төбәкләренең берсендә дә әлегәчә юк дигән ышаныч белдерә.

«Сәнгатьтә теләсә-нинди яңалык алдагысыннан яки проектлардан бераз гына булса да аерыла. Аннан бит әле замандашларның сәнгатьтәге яңа күренешне кабул итү законы да бар», дип белдерде ул. Профессор ерак булмаган киләчәктә «яңалык», «сенсация», «бомба» сүзләренең фестивальне бәяләү өчен түгел, ә аның мөһимлеген характерлау өчен кирәк булачагын белдерде.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев