Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Габдулла Тукайның шигырьләрен "үле" телләргә тәрҗемә итәргә телиләр

“Әлиф” проектыннан соң яшь режиссер Туфан Имаметдинов “Тукай үле телләрдә” яңа спектаклен эшләүгә керешергә уйлый. Бу хакта ул “Татар-информ” корреспондентына интервьюда җиткерде. “Мин Тукайның биш шигырен алып, “үле” телләргә тәрҗемә итәргә телим. 200, 300 кеше калган халык бар. Ул телләр бүген-иртәгә бетәргә мөмкин”, - дип аңлата ул карашын. Әлегә эш башлауга финанс мәсьәләләр киртә булып тора. Әлеге аз санлы халык янына бару кирәк, чөнки алар интернет белән эшләми. Искәртеп үтик, татар теленнән югалган хәрефләр турындагы “Әлиф” спектакле Нурбәк Батулла белән Казанда 20 сентябрьдә тәкъдим ителгән иде. Ул Казанда тагын 22, 25 һәм 29 октябрьдә күрсәтеләчәк.
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев