Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Габдулла Тукай музее хезмәткәрләре күргәзмә һәм музей дәресләре белән мәктәпләргә барырга җыена

Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә музей директоры Гүзәл Төхфәтова сөйләде.

“Без август аенда Мәскәүдә “Ашкынамын мәңгелеккә: Габдулла Тукай һәм аның мирасы” күргәзмәсен тәкъдим иткән идек. Ул 20 стендтан тора. Күргәзмә Татарстанның Милли музее, Милли архивы, Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының язма һәм музыкаль мирас үзәге фотолары нигезендә булдырылды. Сирәк документлар һәм фотосурәтләр Тукай тормышының хәлиткеч этапларын чагылдыра. Татар журналистикасы, әдәбияты үсешенә керткән өлешен күрсәтә. Күргәзмәдә Тукай белән бәйле мемориаль урыннар, аның исән чагында дөнья күргән китаплары хакында мәгълүмат алырга мөмкин. Балалар өчен язылган китаплардагы иллюстрацияләр белән танышырга була. Хәзер шушы күргәзмә белән Казан шәһәре мәктәпләренә чыгу ниятләнә. Татарстанның төрле районнарына чыгу мөмкинлеге дә бар. Заявкалар кабул ителә”, - дип билгеләп узды Гүзәл Төхфәтова.

Музей дәресләренә килгәндә, директор әйтүенчә, укытучыларның сайлау мөмкинлеге бар – алар укучыларны музейга да алып килә, үзләренә дә чакыра ала. “Безнең “Исемдә калганнар” әсәренә багышланган музей дәресе бар. Дәрестә әлеге әсәргә багышланган төрле рәсемнәр күрсәтелә, әсәр нигезендә төрле уеннар, сораулар белән балаларның белемен сынау, әлеге әсәрнең язылышы белән бәйле материаллар белән танышу каралган. Мәктәп укучылары “Мияубикә кунакка чакыра” дигән музей бәйрәмен аеруча яратып кабул итә. Без аны башта музейда күрсәтек, хәзер мәктәпләргә чыгып та оештырабыз. 1-5 сыйныф укучылары Мияубикә белән бергә шушы поэма белән таныша, башка персонажлар хакында фикер алыша”, - ди Гүзәл Төхфәтова.

Директор Шүрәле белән бәйле музей бәйрәме булуын да әйтте. “Шүрәле һәм алып баручы балаларны “Шүрәле” әкиятенә алып кереп китә”, - ди ул.

Гүзәл Төхфәтова музейның Иске татар бистәсендә Тукай һәм аның чордашлары белән бәйле урыннар белән таныштыру өчен экскурсияләр уздыруын да билгеләп үтте. “Экскурсияләрне заявкалар буенча уздырабыз. Кабан күле, Тукай музее, Юныс мәйданы тарихы, Апанаевлар һәм башкалар хакында мәгълүмат бирелә. Мәсәлән, Тукайның Мәрҗанига багышланган шигырьләрен Мәрҗани мәчете һәм өе каршында ишетергә мөмкин. Тукай үзенең укытучысы итеп санаган Мәрҗанине ничек итеп күргән, шул хакта сөйлибез”, - диде ул.

Директор “Шагыйрь бишеге” исемле автобус экскурсиясе дә гамәлдә булуын әйтте. “Анысы Татарстанда Тукай урыннары белән бәйле. Әтнә районы, Кушлавыч, Кырлайга алып барабыз”, - ди ул. Гүзәл Төхфәтова 8 сәгатькә планлаштырылган экскурсия сорап күбрәк туристлар мөрәҗәгать итүен белдерде.

Музей җитәкчесе күчмә күргәзмәнең дә, музей дәресләренең дә ике телдә оештырылуын әйтте.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев