Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Габдулла Тукай исемендәге ТР Дәүләт премиясе турындагы Нигезләмә бозылган?

Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе турындагы Нигезләмә бозылган дигән фикергә килде Татарстан Язучылар берлегенең Әдәби тәнкыйть секциясе утырышында катнашучылар. Алар әлеге тәкъдимне, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Комиссиягә килеп ирешер дигән ният белән, Татарстан Язучылар берлеге идарәсенә җиткерәчәкләр. Сүз “Таттелеком” гаммәви акционерлык җәмгыятенең иҗат төркеме турында бара. Искәртеп үтәбез, 2018 елда Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә тәкъдим ителүчеләр арасында өч язучы, өч рәссам, бер театрдан тыш коллекционер Абдулла Дубин һәм "Таттелеком" җәмгыяте дә бар. Соңгысы  Премиягә хәйрия эшләре өчен тәкъдим ителде. Премияне дәгъва итүчеләр - "Таттелеком" җитәкчесе Лотфулла Шәфигуллин һәм җәмгыятьнең матбугат үзәге җитәкчесе Рөстәм Зәкуанов. Рөстәм Зәкуанов - Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. “Мине иң гаҗәпләндергәне – исемлеккә кертелгәнче үк алып куелырга тиешле эшнең исемлеккә кертелгән булуы, - ди шагыйрь Рифат Җамал. - Мин арагызда юриспруденцияне иң күп үзләштергән кеше. Дәгъва итүчеләрнең гаризаларын карап, нигезләмә буенча юристлар үз сүзләрен әйтергә тиеш иде. Бүген юристларның белем дәрәҗәсе бик түбән. Һәр сүзнең мәгънәсе бар, Нигезләмәдә “Авторларга бирелә”, дип язылган. Гражданлык кодексы да бар. Аның бер статьясында “Меценатлык өчен, матди, физик, мораль ярдәм күрсәтүче кеше автор булып тормый”, диелгән. Меценатлык өчен башка хөрмәт чаралары бар. Акчалата премия бирсеннәр, орден бирсеннәр! Мин аларның икесен дә хөрмәт итәм. Ләкин алар Нигезләмәгә туры килмиләр”, - дип тәмамлады ул сүзен. “Галимҗановка куйган кебек, һәйкәл куйсыннар!” - дип тәкъдим кертте Тукай премиясен дәгъвалаучы язучы Әхәт Гаффар, Әсгать Галимҗановка куелган Хәйрияче һәйкәлен искә төшереп. Секция җитәкчесе Әлфәт Закирҗанов та, Нигезләмәдән юллар китереп, “Таттелеком” әлеге таләпләргә җавап бирмәвен әйтте. “Монда шуны да билгеләргә кирәк: “Таттелеком” җитәкчеләре Лотфулла Шәфигуллин һәм Рөстәм Зәкуанов тарихи мирасны саклау, мәдәниятебезне үстерү буенча гаҗәеп зур эш башкарып киләләр. Меценат буларак ярдәмнәре өчен зур рәхмәт әйтәбез, ихтирам һәм хөрмәт белдерәбез. Бу уңайдан, аларның эшчәнлеге матбугатта, радио-телевидениедә киңрәк чагылдырылсын иде дигән теләкне белдерәм. Әмма күпсанлы эшчеләр эшли торган җәмгыять акчасына башкарылган әлеге изге эштә ике кешенең шәхси өлеше аерым чыгарылмый”, - диде ул һәм 2018 ел өчен Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреатлары бары тик Нигезләмәгә таянып хәл ителсен иде дигән теләген белдерде. Секция утырышы кичә Тукай премиясенә дәгъва итүче язучылар һәм тәнкыйтьчеләр катнашында Татарстан Язучылар берлегендә үтте. Утырышны әдәбият галиме, тәнкыйтьче Әлфәт Закирҗанов алып барды. Утырышта Язучылар берлеге рәисенең беренче урынбасары, шагыйрь Рәмис Аймәт катнашты. Утырышта Тукай бүләге һәм аны дәгъвалаучы язучылар - Әхәт Гаффарның "Олы юлның тузаны", "Дәрья башы","Әхәт Гаффар: балалар өчен әкиятләр, хикәяләр, пьесалар" китаплары; Камил Кәримовның "Карурманда кара песи", "Игезәкләр йолдызлыгы" китаплары; Зиннур Хөсниярның "Кичү". "Гарасат", "Көмеш чыбыркы", китаплары турында фикер алышу булды.
Рузилә Мөхәммәтова, Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев