Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Габдулла Тукай исемендәге Татаристика һәм тюркология югары мәктәбенә абитуриенталар кабул итү башланды

Бу көннәрдә КФУның Габдулла Тукай исемендәге Татаристика һәм тюркология югары мәктәбенә абитуриенталар кабул итү башланды. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Татаристика һәм тюркология югары мәктәбе директоры, филология фәннәре докторы, профессор Әлфия Йосыпова хәбәр итте. Әлфия Йосыпова сүзләренчә, кабул итү 11 июльгә кадәр дәвам итәчәк. “Без 2018-2019 уку елына филология юнәлешенә татар теле, әдәбияты һәм журналистика буенча абитуриентлар кабул итәбез. Монда уку - дүрт ел. Ә педагогик белем бирү юнәлешендә татар теле, әдәбияты һәм чит тел (инглиз һәм төрек телләре) юнәлешендә уку биш ел дәвам итәчәк. Филология белгечлегенә - 15 бюджет урыны, педагогик белем бирү юнәлешенә 25 бюджет урыны бар”, - диде ул. “Татар теле һәм татар әдәбиятыннан филология һәм педагогик белем бирү юнәлешләренә без бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре (рус теле, җәмгыять белеме) һәм татар теленнән республика бердәм имтиханы нәтиҗәләре буенча кабул итәбез. Шулай ук, татар теленнән имтиханны Казан федераль университетында да тапшырырга мөмкин. Имтихан 20 июльдә була, ә 19 июль көнне Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты бинасында 241нче аудиториядә 14:00 сәгатьтә консультация булачак. Шулай ук, татар теленнән имтихан бирүчеләр өчен, 9 июльдән 16 июльгә кадәр 40 сәгатьлек түләүле әзерлек курслары эшләячәк”, - дип сөйләде Әлфия Йосыпова. Әлфия Йосыпова Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты турында да сөйләп үтте.“Бездә 300дән артык мөгаллим эшли, шул исәптән 60 фәннәр докторы, 183 фәннәр кандидаты. Быелгы уку елыннан башлап, студентларыбыз белән дәресләрне барлыгы 17 чит ил белгече алып бара. Алар - Германия, Испания, АКШ, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Сүрия, Кытай, Чехия, Польша, Төркия һәм Казахстаннан килгән профессорлар. Беренче курс студентларына Универсиада авылы тулай торагыннан урыннар бирелә”, - диде ул. Әлфия Йосыпова абитуриентларга киңәшләрен дә әйтте. “Бердәм дәүләт имтиханын уңышлы тапшыруларын, теләгән югары уку йортларына керә алуларын телим. Үз чиратымда, мин абитуриентларны КФУга укырга керергә чакырам. Ул Россия вузлары арасында, барлык күрсәткечләр буенча диярлек, беренче унлыкка керә. Мондагы мөмкинлек һәм шартлар бик югары. Без абитуриентларны ихлас күңелдән укырга кабул итәргә әзер”, - диде ул. Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Габдулла Тукай исемендәге Татаристика һәм тюркология югары мәктәбендә 9 июль көнне ата-аналарны, абитуриентлар өчен очрашу оештырыла. Ул 10:00 сәгатьтә, 104 аудиториядә башлана (Казан шәһәре, Татарстан ур., 2 йорт). Документлар КФУның, УНИКС бинасына кабул ителә. Документларны дүшәмбе-җомга көннәрендә сәгать 8:30-17:00 кадәр, шимбә көнне сәгать 8:30-13:00 кадәр тапшырырга мөмкин.
Зилә Мөбәрәкшина, Татар-информ
 Фото: архив/Султан Исхаков

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев