Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Габдулла Кариевның тууына 130 ел тулу уңаеннан, тантаналы чаралар булачак

“Сәйяр” труппасына, татар профессиональ театрына нигез салучыларның берсе, танылган артист, сәләтле режиссер, педагог, оештыручы һәм җәмәгать эшлеклесе Габдулла Кариевның тууына (1886-1920) быел 130 ел тула. Шул уңайдан, 14 майда Габдулла Кариевның туган авылы — Нурлат районының Күлбай Мораса мәдәният йортында тантаналы чара узачак. Аны ТР Мәдәният министрлыгы, Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачылар театры, Нурлат районы хакимияте оештыра. Моннан тыш, Кариев театры 27 май көнне юбилейга багышлап чыгарылган “Артист” спектакленең премьерасын тәкъдим итәчәк. Бу хакта театрның матбугат хезмәте хәбәр бирде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев