Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Габдулла Кариев - татар милли театрының "атасы" - Мансур Ярмиев

13 май көнне Габдулла Кариевның тууына 131 ел булу уңаеннан уздырылган чарада Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачы театры җитәкчесе Мансур Ярмиев чыгыш ясады. Ул татар милли театрын оештыруга Габдулла Кариевның гаять зур өлеш кертүе турында әйтте. “Габдулла Кариев, үзе исән чагында, безнең исемнәр алтын хәрефләр белән язылыр әле, дип әйткән була. Ул - татар милли театрының “атасы”. Галиәсгар Камал, Кәрим Тинчуриннар татар театр сәхнәсенә Габдулла Кариевтан соң килгәннәр. Мин аларның эшләре аз, дәрәҗәле түгел, дип әйтмим, әмма оештыру буенча, театрның "атасы" Кариев булырга тиеш. Театрны оештыруга зур өлеш кертүен искә алып, хәзер Галиәсгар Камал исеме белән йөртелгән театрга Габдулла Кариев исемен бирергә кирәк иде”, - дип саный Мансур Ярмиев. Җитәкче Яшь тамашачы театрына Габдулла Кариев исемен бирүне дә  хуплый. “Безнең Яшь тамашачы театрына Габдулла Кариев исемен дөрес биргәннәр, чөнки монда спектакльләр балалар, яшьләр һәм олылар өчен куела. Татар театрының бөтен эчтәлекләренә кадәр күрсәтә алабыз. Кариев исеме - ул бөтен татар театры дигән сүз. Габдулла Кариевның чын асылы татар икәнлеге аның мәдрәсә тәмамлавы, Коръән хафиз булуы белән дәлилләнә”, - ди Мансур Ярмиев. Мансур Ярмиев Габдулла Кариевны, татар мәдәни мирасына керткән хезмәте буенча, Габдулла Тукайга тиңләде: "Габдулла Кариев Яңа Татар бистәсе зиратында бөек язучыбыз Габдулла Тукай янында җирләнгән. Ул вакытта әле зиратта урын күп булган, шуңа Габдулла Тукай янына юк-бар кешене җирләмәсләр иде”, - дип аңлатты ул фикерен.
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев