Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Г.Тукайның туган көнендә Казанга Башкортстан, Мари Эл, Удмуртия республикаларыннан һ.б. актив яшьләр киләчәк

26 апрель көнне Казанның Бауман урамында узачак “Мин татарча сөйләшәм” акциясенең гала-концертында "җанлы" музыка конкурсында җиңгән Әдилә Заһидуллина, Рамилә Галәүтдинова һәм Радик Мусин чыгыш ясаячак. Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат очрашуында Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары Рәдиф Кашапов хәбәр итте. Шулай ук гала-концертка Россиянең башка төбәкләреннән дә кунаклар – Башкортстанның татар һәм башкорт яшьләре, Мари Эл һәм Удмуртия Республикаларыннан, Саратов, Ульяновск һәм Киров өлкәләреннән һ.б. шәһәрләрдән актив яшьләр килер дип көтелә. Традиция буларак, "Мин татарча сөйләшәм" концерт программасы быел да "җанлы" татар музыкасына һәм яшь башкаручыларга багышлана. Акциянең музыкаль бизәлеше — лейбл Yummy Musicтан, K-Ru&Ittifaq, Илгиз Шәйхразиев, Оскар&C7C5, Рәдиф Кашапов, Зәринә Вилданова һәм CheekLaWeek, Juna, Илүсә Хуҗина, Altan һ.б. артистлар барысы бер сәхнәдә чыгыш ясаячак. “Гадәттә, артистларны чарага катнаштыру өчен үгетләргә кирәк. Быел исә заявкалар кабул итү хакында игълан булуга, бик күбесе теләк белдерде һәм хәтта, кайбер артистлардан гафу үтенеп, аларның чыгышын икенче елга калдырырга да туры килде”, - диде Рәдиф Кашапов.  
Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев