Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Г.Тукай мәхәббәте хакында бик күп уйдырмалар бар" - Рәмил Исламов

"Г.Тукай мәхәббәте хакында  бик күп уйдырма да бар", - диде «Татар-информ» хәбәрчесенә филология фәннәре докторы Рәмил Исламов. «Шагыйрь мәхәббәте турында фикерләшкәндә, кайбер галимнәр фантазияләренә урын бирә. Әмма документаль чыганаклар аны башкачарак күрсәтә. Тукай хатын-кыздан качкан икән дигән нәрсә дөреслеккә туры килеп бетми. Әлбәттә, ул урыны-урыны белән хатын-кыз җәмәгатеннән читтәрәк йөрергә тырышкан, ләкин бик күп хатын-кыз белән дустанә мөнәсәбәттә аралашкан. Мәсәлән, Сәхипҗамал Волжская, Маһруй Мозаффария, Зәйнәп Хәсәния аның дуслары булганнар.  Мәхәббәтенә килгәндә исә, Тукай үзенең кайбер физик кимчелекләреннән тартынгандыр, дип уйлыйм. Читтән янып, көеп торса да, мәхәббәтен аңлатырга җөрьәт итмәгән. Монда мин Зәйтүнә Мәүледованы күз уңында тотып әйтәм. Уйдырмаларга килгәндә, бер генә мисал: моннан берничә ел элек «Ватаным Татарстан» газетында мондыйрак юллар бар иде: имештер, 1914 елда Тукай гашыйк була. Гафу итегез, ә бит Тукай вафатына 1914тә инде бер ел үткән! Бу мәкаләне тарих фәннәре кандидаты яза... Тукай турында мондый уйдырмалар берничек тә гафу ителә алмый». Г. Тукай премиясенә кандидат галим Тукай мәхәббәте киләчәктә җентекләп өйрәнүне сорый, дип белдерә.  «Бездә әле Зәйтүнә Мәүледованың көндәлекләре басылып чыкканы юк, - ди ул. - Кайбер китапларда өзек-өзек кенә  дөнья күрде алар, ләкин тулаем - юк. Зәйтүнә Мәүледова шәхесен аерым өйрәнү зарур. Бу очракта  Тукай турында да ачыклыклар кертелер иде».

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев