Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Г.Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясендә шагыйрь, драматург Рафис Корбанның 60 яшьлек юбилеена багышланган иҗат кичәсе оештырыла

6 февральдә Габдулла Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясе залында шагыйрь, драматург, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, А.Алиш һәм Ш.Маннур әдәби премияләре лауреаты Рафис Корбанның 60 яшьлек юбилеена багышланган иҗат кичәсе була. Кичә турында мәгълүмат Татарстан Мәдәният министрлыгы планында бар. Балалар шагыйре һәм драматургы Рафис Корбан ( Корбанов Рафис Харис улы) 1957 елның 1 гыйнварында Татарстанның Дөбъяз (1965 елдан Биектау) районы Кече Битаман авылында туган. 1982 - 1989 елларда Татарстан радиосында башта музыкаль тапшырулар, аннан балалар өчен тапшырулар һәм әдәби тапшырулар редакцияләрендә эшли. 1989 елдан соң төрле газета-журнал редакцияләрендә — «Салават күпере»ндә, «Идел»дә, «Әдәби җомга» газетасында, Татарстан язучыларының әдәби фонды идарәсендә, «Заман» төрек-татар газетасында, «Шәһри Казан»да төрле җаваплы вазыйфаларны башкара, Казан дәүләт курчак театрының әдәби бүлек мөдире, «Мәгариф» милли нәшрияты мөхәррире, Татарстан китап нәшриятының китап тарату бүлеге мөдире хезмәтендә була. Аннан соң Рәфис Корбан Татарстан китап нәшриятында матур әдәбият һәм балалар әдәбияты редакцияләренә җитәкчелек итә. 2012-2016 елларда - Татарстан Язучылар берлеге рәисе.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев