Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Наҗия Теркулованың архивы саклана (ФОТО)

Татарстанның халык артисты Наҗия Теркулованың архивы, җырчының вафатыннан соң, Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенә тапшырылган. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Наҗия Теркулованың варисы булып калган Искәндәр Биктаһиров хәбәр итте.   “Архивын зур капчыклар белән филармониягә китердем. Алар аның кайбер әйберләрен Татарстан Милли музеена да тапшырганнар. Кием-салымы бик күп иде, бер өлешен Камал театрына илттем – алар аны массовкаларда кулланачаклар. Тотылганракларын күрше-тирәгә тараттым, җиһазларын да кирәк кеше алып китте инде. Бер әйберен дә ташламадым”, - диде Татарстанның халык артисты Искәндәр Биктаһиров “Татар-информ” хәбәрчесенә. Искәндәр Биктаһиров филармония үтенече белән Наҗия Теркулованы карарга алынуын, җырчының шактый катлаулы холыклы булуын, туганнары белән артык аралашып яшәмәгәнлеген әйтте. Хәзер Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә җырчының берничә концерт костюмы, сәхнә түфлие, матди кыйммәткә ия булмаган бизәнү әйберләре, мактау кәгазьләре, афишалары, матбугатта чыккан мәкаләләре, нота җыентыклары, үзе ярытып чәй эчкән чынаягы, затлы зонтигы саклана. Филармония Наҗия Теркулова ясаган рәсемнәрне дә кадерләп саклый Филармония җитәкчелеге Наҗия Теркулованың шактый әйберләрен Әстерхандагы туганнарына да озаткан. “Озатылган пакетларда кием-салымы, бизәнү әйберләре, затлы эскәтер бар иде”, - диде музей җитәкчелеге. Милли музейга концерт костюмнары һәм фоторәсемнәр тапшырылган. Исегезгә төшереп узам, Татарстанның халык артисты Наҗия Теркулова 14 октябрьдә озак авырудан соң вафат булды. Мәрхүмәне соңгы юлга озатырга Татарстанның мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Татар филармониясе коллективы һәм сәхнә ветераннары килгән иде. 15 октябрьдә Казанның Киндери мөселман зиратында җирләнде. Мәгълүмат өчен. Наҗия Габдрахман кызы Теркулова 1929 елның 25 августында Әстерхан шәһәрендә туган. 1957 елда ул Казан дәүләт консерваториясенең вокал бүлеген тәмамлаган. 1966 – 1991 елларда Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең әдәби-музыкаль лекториенда эшли. Н.Теркулованың репертуарын бик күп милләт композиторларының әсәрләре бизи иде. Ә татар композиторларының җырларын ул аеруча бер җылылык, эчкерсезлек белән башкарган. “Беренче мәхәббәт” (С.Садыйкова көе, Ә.Рәшит сүз.), “Йолдызлы кичтә” (Җ. Фәйзи көе), “Оныта алмыйм” (Р.Яхин көе, М.Ногман сүз.), “Яшьлек вальсы” (З. Хәбибуллин көе, М.Хөсәен сүз.), “Җырлама син, иркәм” (М. Мозафаров көе, А.Пушкин сүз.), “Былбыл” (Л.Хәмиди көе, Г.Әхмәтҗанов сүз.),”Өзелгәнсең сиреньнән” (Н.Җиһанов көе, С.Хәким сүз.), “Яшьләр вальсы” (З.Хәбибуллин көе) һәм башка җырларның беренче башкаручысы була. Аның башкаруында яңгыраган бик күп җырлар татар музыкасының алтын фондына керделәр.        
Рузилә Мөхәммәтова, Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев