Г.Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясендә Абонементлар ярминкәсе башланды

Г.Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясенең Концертлар залы фойесында халык, чират торып, абонементлар ала – филармониядә Абонементлар ярминкәсе башланды. Ул 26 мартка кадәр дәвам итәчәк. “Ярминкәгә 22 төрдә 14 мең данә абонемент сатуга чыгарылды. Сәгать 10.00 башларбыз дип планлаштырсак та, халык бик күп җыелгач, иртәрәк тә башларга туры килде. Бер сәгать эчендә 500.000 сумлык абонемент сатылган иде. Көндезге сәгать 11.00 ул сан 800.000 сумга җитте, - дип хәбәр итте филармониянең матбугат хезмәте “Татар-информ” хәбәрчесенә. Абонемент концертлары филармониядә күп еллар барса да, билетларны сату ярминкә буларак икенче ел рәттан үткәрелә, анда абонемент билетлары ташлама белән сатыла. Абонемент – бер иҗади идея берләштергән концертлар сериясе. Абонемент хуҗасының әлеге сериянең һәр концертында тәгаенләнгән үз урыны була.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: