Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Г.Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры чираттагы премьерасын тәкъдим итә (видео)

18-19 ноябрь көннәрендә тамашачылар Чынгыз Айтматов әсәре буенча сәхнәләштерелгән “Гүзәлем Әсәл” спектаклен күрә алачак.

Спектакльне сәхнәгә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты һәм режиссер Илдар Хәйруллин куя. Ул 50 дән артык спектакль сәхнәгә куйган. Күптән түгел генә Яр Чаллы Татар дәүләт драма театрында Зифа Кадыйрова әсәре буенча сәхнәләштерелгән “Язмыш сынавы”, Әлмәт Татар дәүләт драма театрында Таҗи Гыйззәтнең “Кыю кызлар”ы, Г.Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачылар театрында Туфан Миңнуллинның “Диләфрүзгә дүрт кияү” кебек спектакльләр шундыйлардан.

“Гүзәлем Әсәл” спектакле Әтнә театры халык театры исемен йөрткәндә тәүге тапкыр сәхнәләштерелгән . 1918 елда нигез салынган театр моннан 5 ел элек, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов карары нигезендә, дәүләт театры дәрәҗәсен алды. Әлеге дата уңаеннан һәм театрга нигез салынуга тиздән 100 ел тулуга бәйле рәвештә, әтнәлеләр тамашачыларына иң уңышлы спектакльләрен кабат күрсәтергә ниятләгән. Премьераның үзенчәлекләре турында “Татар-информ”га спектакль режиссеры Илдар Хәйруллин бәян итте.

-Ни өчен “Гүзәлем Әсәл”гә тукталырга булдыгыз? Аның үзенчәлеге нидә?

-Спектакльне кабат сәхнәгә күтәрү теләге театр җитәкчелегендә туды. Алар әле халык театры булып эшләгән вакытта әлеге спектакль белән Мәскәүгә барып, бөтенсоюз күләмендә узган фестивальдә беренче урын алган иде. Икенче сәбәп — бик шәп әсәр. Ул бик җайлы, уңайлы язылган, аны спектакль итеп уйнарга бик җиңел: персонажлары кызык, характерлары әйбәт, сюжеты тотып тора.

-Татар тамашачысы чит ил язучылары, рус язучылары әсәрләренә бераз сагаебрак карый. Тамашачы үз итәр дип уйлыйсызмы?

-Чынгыз Айтматовны мин чит ил язучысы димәс идем.

- Рус телле язучы бит инде...

- Ул төрки телләрдә, кыргыз тормышы хакында язып, безгә якын тормышны күрсәтә. Ул язган әсәрдә кешеләр арасында булган мөнәсәбәтләр мәңгелек. Кайсы милләтне генә алсаң да, мәңгелек мөнәсәбәтләр: ярату, хыянәт итү, алдау, гайбәт сөйләү... Менә ул шушы әйбер, шул кешеләр турында. Без әлбәттә аны Кыргызстанда барганын күрсәтмибез, нейтральләштерәбез. Ләкин әсәр күңелгә тия торган: мәхәббәт, аерылышу, хыянәт итү хакында.

- Инсценировканы татар мохитенә яраклаштырдыгызмы?

- Юк, кәләпүш “кидермәдек”. Спектакль бик “татар” да түгел, бик “кыргыз” да түгел, башка милләт тә түгел. Безнең бүгенге көн кешесе. Беренче чиратта монда кешеләр арасында булган мөнәсәбәтләр өстенлек ала.

-Сез бик күп труппалар белән эшлисез, спектакльләр куясыз. Әтнә труппасы башкалардан нәрсәсе белән аерыла?

- Һәрбер театрның үзенең йөзе, үз рухы була. Әтнә театрының үзенә күрә бер йөзе. Монда бит тамырлар бик тирән. Ул дан тоткан халык театры. Аның җитәкчесе Гомәр Мәрдәнов (1966-2005 елларда театрның баш режиссеры була — Л.Л.) иде. Гомәр абый халык театрын бөтен союз мәйданына чыгарды, алар Мәскәүдә Кремль Сараенда уйнады, союз күләмендә үткән бәйгеләрдә беренче урыннар яуладылар. Театрның үз традицияләре, үз рухы бар. Алар монда яхшы сизелә. Казан театр училищесы, Казан дәүләт Мәдәният институты театрга үзләре укыткан балаларны биргән. Көчле генә, әйбәт труппа җыелган монда. Бина бик матур, яраклаштырылган. Клуб бинасы түгел бу, әлбәттә. Ул театрга яраклаштырылган. Монда район җитәкчелегенә рәхмәт әйтәсе килә. Минем монда хисләрем уйланырга мәҗбүр итә, иҗат итәргә өтәрә.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев