Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге бары шагыйрь һәм язучыларга гына бирелергә тиеш" - Рафаил Хәкимов

Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге бары шагыйрь һәм язучыларга гына бирелергә тиеш. ТР Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институты директоры Рафаил Хәкимов шундый фикердә. Бу хакта ул "Татарстан-яңа гасыр" телеканалындагы "Ком сәгате" тапшыруында әйтте. "Башка премияләр дә бик күп. Җитми икән, тагын бер дәүләт премиясен булдырырга мөмкин. Бу бит Тукай премиясе. Аны архитектура яки башка өлкәгә ничек бәйлисең? Ул бик дәрәҗәле премия иде. Миңа да әйткәннәр иде бирәбез дип. Язучылар союзы әгъзасы булсам да, күп китап язсам да, алмыйм дидем. Мин андый дәрәҗәдә түгел. Минем әтигә бирелде (Сибгать Хәким хакында сүз бара - Л.Л.), мин аның медале янына үземнекен ничек куйыйм",- диде Рафаил Хәкимов.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев