Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Г.Тукай ис. премия телне, милләтне, динебезне саклавыбызны күрсәтә" - Рөстәм хәзрәт Хәйруллин

2017 елда Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе ияләре мәгълүм булды. Шуларның берсе — танылган дин әһеле Харис Салихов. Бүләк аңа "А.Пушкин, Г. Тукай иҗатында дөньяви һәм дини мотивлар һәм бүгенге көндә әхлакый тәрбия бирү проблемалары", "Дин һәм фән" китаплары өчен тапшырылачак. харис хәз ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин фикеренчә, бу гамәл — дин әһелләренә караш үзгәрүнең дәлиле. “Без бик үзенчәлекле заманда яшибез. Совет чорыннан ук дин аерым булган һәм муллаларны хәтта кешегә дә санамаганнар. Ә бит муллаларыбыз, дин әһелләре арасында фәнни хезмәтләр язучылар да бар. Шиһабетдин Мәрҗани, Каюм Насыйрилар — алар барысы да муллалар булган.  Аларның имам булуын әйтергә тел дә әйләнми иде. Акрынлап бу күренеш юкка чыга. Харис хәзрәткә бу премия бирелү безнең телне дә, милләтне дә саклавыбызны, шул ук вакытта, динсез яшәп булмавын да күрсәтә”, - диде Рөстәм хәзрәт Хәйруллин. 2012 елда Колшәриф мәчетен төзүче иҗади төркемгә Г.Тукай премиясе бирелде. Иҗади төркем составында имам Зөфәр Галиуллин да бар иде.  
Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев