Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Г.Кариев исемендәге Яшь тамашачы театры Яңа ел тамашаларын башлап җибәрде (фото)

Артистлар ике төркемгә бүленеп, бер төркем стационарда “Кар патшабикәсе өчен бал” спектаклен уйнаса, икенче төркем Хәбир Ибраһимның “Кышкы әкият”е белән республика мәктәпләрендә һәм балалар бакчаларында йөри. Новогоднее представление Татарского театра юного зрителя . Бал Снежной Королевы. “Без декабрь аенда ун меңләп балага хезмәт күрсәтергә җыенабыз. Спектакльләребез бүген башланып китте, 29 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Җәмгысе 54 спектакль уйналачак. Шуның егерме дүрте – “Әкият” балалар үзәгенең тамаша залында, калганнары Казанда һәм районнарда.  Зал, балкондагы урыннарны да кертеп, 600дән артык баланы сыйдыра алса да, фойе кечкенә булгач, 200ләп баланы гына чакыра алабыз. Балалар сыйныфлары белән килсә, автобусларга заказ бирү мөмкинлеге бар. Алар кыйммәт түгел”, - ди театр директоры Мансур Ярмиев. Новогоднее представление Татарского театра юного зрителя . Бал Снежной Королевы. Шунысы үзенчәлекле – көнгә ике спектакль куелып, аның берсе татар телендә барса, икенчесе – русча. Спектакль залда башланып китеп, ул 40 минут дәвам иткәч, артистлар тамашачыны фойега чакыра. “Спектакльдә сүз бик аз, ул хореографиягә нигезләнгән. Нурбәк Батуллин хореографиясе, - дип дәвам итә сүзен директор. – Без складларда булган киемнәребез белән генә куйдык. Декорациягә агачларны Саба районыннан алып килдем”. Новогоднее представление Татарского театра юного зрителя . Бал Снежной Королевы. Яңа ел музыкаль әкиятенең төп тамашачысы – кече һәм урта яшьләрдәге мәктәп укучылары иде. Алар башта сәхнәдәге артистларга кушылып, тамаша залында урындыкларында гына “биеп” утырса, фойега чыккач әкият геройлары белән бергә рәхәтләнеп күңел ачты. Тамашага бүген Г.Кариев исемендәге театрның олпат артисты, театрның легендасы Нуриәхмәт Сафин да килгән иде. “Миңа да Кыш бабай булып керергә туры килер, диделәр. Шуңа карап-өйрәнеп торам әле”, - диде быел 70 яшьлек юбилеен уздырган актер. Казанның Кариев театрында “Кар патшабикәсе балы” башланды  

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев