Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшьләр театрында татар әдәбияты классигы К.Насыйриның "Әбугалисина" әсәре буенча спектакль куюга керешкәннәр

Әлегә спектакль «Алтын кош» исемен йөртә. «Бу әсәр мәктәп программасына кертелгән һәм мин кую өчен материал эзләгәндә моңа тукталырга булдым», – дип аңлатты «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесенә театрның баш режиссёры. Ренат Әюпов әйтүенчә, Каюм Насыйри повесты шуның хәтле кызыклы ки, берәр Голливуд режиссеры аны укыса, һичшиксез, яхшы бер блокбастер куяр иде. Сюжет буенча, бер гаиләдә ике ир бала үсә: Әбугалисина һәм Әбелхарис. Берсе дәвалау серләре белән кызыксына, икенчесе, киресенчә, сугышып йөри, уен белән мавыга. Үсеп җиткәч, аларның берсе – тылсым, икенчесе сихер белән шөгыльләнә башлый. «Алар икесе дә бер үк әйбернең ике ягы булып чыгалар. Явызлык яхшылыктан башка була алмый, шәфкәть кансызлыктан башка мәгънәсен югалта», – дип саный режиссер. Әлбәттә, повестьның ахырында яхшылык явызлыкны җиңә. Повестьны яңадан укып чыккач, Әюпов анда «ТЮЗ» материалын күреп, сюжетны бераз үзгәртеп, синопсис язган. Режиссер сөйләвенчә, яңа сюжетта бертуганнарны 15 яшькә җитү белән Белем мәгарәсенә озататып куялар. Мәгарәдә китаплардан төрле белем алып була имеш, ләкин вакыт санаулы: 3 сәгатъ үтүгә ишекләр бикләнә һәм анда калучы кешеләр үтерелә. Әбугалисина тылсым белеменә ябыша, анын энесе сихерчелеккә өйрәнә. Ишекләр ябылгач, алар каршында бу мәгарәнең хуҗасы Елан пәйда була. Әбелхарисны тоткынлыкка алып, ул Әбугалисинага Алтын кошны китерергә куша. Кошны эзләп киткәч, Әбугалисина юлында татар әкиятләре персонажлары белән очраша: Ак бүре, Су анасы, Албасты, Шайтан һ. б. Ахырда анын бертуган энесе Әбелхарис, булган белемен кулланып, Еланны җиңәргә ярдәм итә. Ренат Әюпов фикере буенча, «Алтын кош» мюзиклы театрнын визиткасы булып чыгарга тиеш һәм ул махсус яңа бина өчен куела. «Либреттоны Рүзәл Мөхәммәтшин яза. Музыкасын Зөлфия Рәүпова язачак, ул Мәскәүдә иҗат итүче танылган композитор. Мюзиклнын куючы-балетмейстеры - Нурбәк Батулла», – дип сөйләде куючы режиссёр. Татар яшьләр театрында спектакльнең премьерасы көз көне булыр дип көтелә.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев