Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры артистлары "Без Тукайлы халык" проектында катнашты (видео)

"Без Тукайлы халык" проектында Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры артистлары да катнашты, - дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте. Татар халык шагыйре Габдулла Тукайның “Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш” поэмасы беренче тапкыр шагыйрь тарафыннан 1908 елның 14 октябрендә Островский урамындагы 10 номерлы йортта (хәзерге Казан дәүләт яшь тамашачылар театры бинасы) укыла. Әлеге истәлекле бина сәхнәсендә бер гасырдан соң кабат “Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш” яңгырады. Бу юлы поэманы Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры артистлары укыды. Сәхнәгә куючы режиссер — Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Россия Федерациясенең атказанган артисты, Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры баш режиссеры Ренат Мирзахәсән улы Әюпов. Музыкаль бизәлешне Рөстәм Рәхмәтуллин җитәкчелегендәге “MiraS» инструменталь ансамбле тәэмин итте. Чараны оештыруда ярдәм күрсәткән өчен Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрының иҗат төркеменә һәм аның баш режиссеры Ренат Әюповка, Казан дәүләт яшь тамашачылар театры директоры Айгөл Горнышевага һәм театр хезмәткәрләренә, Рөстәм Рәхмәтуллин җитәкчелегендәге “MiraS» инструменталь ансамбле музыкантларына Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты үзенең олы рәхмәтен җиткерә.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев