Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Г. Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры "Яз. Тукай. Ватан" дип исемләнгән фестиваль уздырырга әзерләнә

Казан шәһәре мәгариф идарәсе белән берлектә башкала укучылары арасында мәктәп театр коллективлары фестивален үткәрү 31 мартка билгеләнгән. "Фестиваль артист, драматург, режиссёр Габдулла Кариевның һәм Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан оештырыла, – дип ачыклык кертә ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте. – Ул мәктәп укучылары һәм яшьләр арасында ана теленә мәхәббәт уяту, милләтпәрвәрлекне арттыру, укучыларның мәдәни белемен камилләштерү, талантлы яшьләрне барлау һәм аларга булышу, сәламәт яшәү рәвеше алып баручы иҗади, креатив карашлы шәхесләр үстерү максатын үз алдына куя".

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев