Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Г. Кариев ис. Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрында Тукай атналыгы старт алды

Кичә Г. Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрында Габдулла Тукай иҗатына багышланган Тукай атналыгы старт алды. Олуг шагыйрьгә багышланган традицион атналык 18 – 20 апрель көннәрендә уза. Быел җәмәгатьчелек Тукайның тууына 131 ел тулуны билгеләп үтә. 18 апрель көнне тамашачылар Туфан Миңнуллинның композитор Эльмира Галимова музыка язган “Әйт әле, күбәләк” пьесасын карый алачак. 19 апрельдә 14.00 һәм 18.30 сәгатьләрдә кариевлылар Ренат Әюпов куелышында “Печән базары” драмасын тәкъдим итә. Спектакль Г. Тукайның тууының 120 еллыгына багышлап эшләнгән. Премьерасы 2006 елның 27 гыйнварынды куелган. Сәхнә әсәренең фәнни консультанты - язучы һәм драматург Рабит Батулла. 20 апрельдә 14.00 һәм 17.00 сәгатьләрдә Кариев театры сәхнәсендә – Батулла пьесасы буенча “Зәйтүнәкәй” драмасы. Зәйтүнә – шагыйрьнең гыйшкы, ул аңа мәхәббәт шигырьләрен багышлаган. Спектакльне Ренат Әюпов куйган, композиторы – Эльмира Галимова.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев