Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Г.Камал театрының зур сәхнәсендә Дания Нуруллинаның юбилей кичәсе узды (фото)

26 ноябрьдә, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының зур сәхнәсендә Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисткасы Дания Нуруллинаның юбилей кичәсе узды. Кичә программасында Камал театры репертуарының “Зәңгәр шәл”, “Үлеп яратты”, “Качаклар” һәм “Дивана” спектакльләреннән өзекләр күрсәтеләде.

Артистканы юбилее белән дуслары һәм коллегалары: Россиянең халык артисткасы, опера җырчысы Зилә Сөнгатуллина, Татарстанның халык артисты Әсхәт Хисмәтов, язучы Ркаил Зәйдулла, язучы, җырчы, халыкара конкурслар лауреаты Айгөл Хәйри һәм Камал театрының яшь актерлары Ришат Әхмәдуллин һәм Раил Шәмсуаров тәбрикләде. Шулай ук кичә программасында Татарстан Республикасының дәүләт җыр һәм бию ансамбле, “Сөембикә” журналы, Казан хореография көллияте, М.Гафури исемендәге Башкорт академия драма театры, татар театрлары, Татарстан Республикасының Театр эшлеклеләре берлеге чыгышлары, Парижда (Франция) яшәүче дусларыннан видеокотлаулар, яңа китапны презентацияләү булды.

Дания Нуруллина Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән "Фидакарь хезмәт өчен" медале белән бүләкләнде. Медальне Татарстан Республикасының Мәдәният Министры Айрат Сибагатуллин тапшырды, ул шулай ук актрисаны юбилее белән котлады.

[gallery link="file" ids="12747,12749,12750,12748,12751,12752,12753,12754,12755,12756,12757,12759,12761,12763,12762,12764,12765,12766,12767,12768,12769,12770,12771,12772,12773,12775,12776"]

Чыганак: http://kamalteatr.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев