Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Г.Камал театрының Кече сәхнәсендә "Калеб. Яңа дулкын" проекты яшь шагыйрьләрнең бәйгесе оештырыла

2016 елның 17 ноябрендә 18.30 сәгатьтә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының Кече сәхнәсендә «Калеб. Яңа дулкын» проекты яшь шагыйрьләрнең бәйгесен оештыра. Бу хакта "Калеб. Яңа буын" җыены авторы Гүзәл Сәгыйтова хәбәр итте.

Проект авторы әйтүенчә, сәхнәдә үз шигырьләрен тәкъдим итәчәк яшь шагыйрьләрне төрлечә – конкурс-бәйгеләр аша да, социаль челтәрләр аша да эзләгәннәр. «Яңа дулкын»ның беренчесе сайлап алу туры форматында уза. Кичә дәвамында 6 остаз 17 яшь шагыйрь арасыннан иң сәләтлеләрне сайлый.

Шагыйрьләр: Алсу Сәлахова, Гөлзилә Гафурова, Гүзәл Закирова, Гөлназ Газизова, Азат Миргаязов, Наилә Фәйзрахманова, Эльвира Рәфыйкова, Регина Газизҗанова, Ләйлә Хәбибуллина, Римма Фәррахова, Эльнар Байназаров, Алинә Галиева, Ландыш Салихова, Алия Әбрарова, Рузилә Әмирова, Зөлфия Ибләминова, Гөлүсә Шиһапова.

Проектның авторлары остазларының исемнәрен сер итеп саклавы хакында әйтә. Моны алар сайлап алуның мөмкин кадәр гадел һәм җитди булуы өчен эшләнүе хакында әйтә. Яңа заман шигъриятенә бәяне өлкән шагыйрьләр генә бирми. Сәхнә осталыгын бәяләр өчен – режиссер, образлар белән эш итә белүенә игътибар итәр өчен – рәссам, шигырьнең эчке музыкасын, ритмын тояр һәм аңлатып бирер өчен композиторлар чакырылган.

Яшь шагыйрьләрнең шигырьләрен Фәнис Җиһанша, Фирая Әкбәрова, Ләйсән Фәйзуллина, Илнур Закиров, Гүзәл Галиуллина, Резеда Сәлахова, Илнар Низамиевлар башкаруында ишетеп булачак.

"Бу кичәдә барысы да нәкъ урынында һәм вакытында хәл ителә. Кайсы иҗатчының татар шигъриятендә лаеклы урыны бар – моны, остазлар белән бергә, сез дә билгеләячәксез. Бер генә тавыш та хәлиткеч булырга мөмкин!" - дип белдерә кичәне оештыручылар.

Бүгенге бәйгедә җиңеп чыкканнар гыйнварь аенда "Калеб"нең чираттагы җыелышында көч сынашачак дип планлаштырыла.

Кичәгә керү ирекле.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев