Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Г.Камал театрында "Яңа татар пьесасы" бәйгесенә йомгак ясалачак

“Быелгы “Яңа татар пьесасы” нәтиҗәләрен зур өметләр белән көтәм. Җыентыкка кертелә торган ун пьесаның өчесен “бик шәп” дип аерып әйттеләр инде укып чыккан кешеләр, - диде Әлмәт татар дәүләт театры директоры Фәридә Исмәгыйлева. – Татар пьесаларын гына түгел, күрше-тирә халыкларныкын да укып барам. Драматургия проблемасы башка халыкларда да бар”. “Без ел саен “Яңа татар пьесасы”на өметләнәбез. Өметләребез генә акланмый. Быел, әнә, Равил Сабырның 2003 елдагы җыентыкка кертелгән “Ишәк чумары” дигән пьесасын үзе белән бергә яңадан язып чыктык та, “Кирәкле кишер яфрагы” дигән сатирик комедия итеп чыгардык. Халык бик яратып карый”, - ди Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрының баш режиссеры Дамир Самирханов. Сентябрь аенда VIII Тинчурин исемендәге милли драматургия театр фестивале кысаларында Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Оренбург татар дәүләт драма театры тамашачыга яшь драматург Айгөл Әхмәтгалиева әсәре буенча куелган “Ул бит кичә иде” спектаклен тәкъдим иткән иде. Театр җитәкчесе Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Рөстәм Абдуллаев “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына биргән интервьюсында: “Яңа театр пьесасы” конкурсында катнашып, җыентыкта басылган әсәрләр арасында бик азлары гына куела. Айгөл Әхмәтгалиеваның бу беренче пьесасы да “Яңа татар пьесасы” конкурсында катнашкан, дөрес, урыннар алмаган. Айрат Әбушахмановны спектакль куярга чакыргач, мин аңа шушы пьесаны тәкъдим итеп карадым. Автор белән бераз эшләгәч, шушы сәхнә әсәре туды”, дигән иде. 24 декабрь көнне Камал театрында – “Банкрот” спектакле алдыннан “Яңа татар пьесасы” бәйгесенә йомгак ясалачак. Аның нәтиҗәләрен конкурсның соңгы турыннан үткән ун автор гына түгел, ә театрлар да көтә.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев