Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Г.Камал театрында "Татар моңы-2018" Халыкара яшь башкаручылар телевизион конкурсының гала-концерты узачак

20 августта Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының зур сәхнәсендә "Татар моңы-2018" Халыкара яшь башкаручылар телевизион конкурсының гала-концерты була. Бу турыда Г.Камал театрның матбугат хезмәте хәбәр итте.
  • "Татар моңы" вокал һәм кораллы ансамбльләрне, халык җырларын, татар классик музыка әсәрләрен башкаручы 15 яшьтән 35 яшкә кадәр булган талантларны берләштерә. Әлеге конкурска Татарстанның барлык районнарыннан, Россия төбәкләреннән, БДБ илләреннән катнашучылар чакырыла.
Конкурста җиңүчеләр татар эстрадасының танылган җырчылары, театр һәм кино артистлары белән бер сәхнәдә чыгыш ясау бәхетенә ирешә. Әлеге артистлар арасында Салават Фәтхетдинов, Резеда Шәрәфиева, Филүс Каһиров, Зөлфия Шакирова, Фердинанд Сәләхов, Зәйнәп Фәрхетдинова, Резеда Галимова, Ләйсән Закирова, Зөфәр Хәйретдинов һәм Рәсим Низамов бар. Конкурсны Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы һәм "Яңа Гасыр" телерадиокомпаниясе оештыра.
Татар-информ
Фото: Рамиль Гали

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев