Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Г.Камал театрында Разил Вәлиевның 70 яшьлек юбилеена багышланган иҗат кичәсе узачак

Бүген, 3 апрельдә, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, җәмәгать эшлеклесе Разил Вәлиевның 70 яшьлек юбилеена багышланган иҗат кичәсе узачак. Башлана - 18.00 сәгатьтә. Юбилей кичәсенең программасы ике өлештән тора. Беренче бүлектә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры шигъри композиция тәкъдим итә, дип хәбәр итә Татарстан Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте. Кичәнең икенче бүлегендә программада - Россиянең һәм Татарстанның халык артистлары Ренат Ибраһимов һәм Венера Ганиева, опера җырчысы, Татарстанның халык артисткасы Резеда Галимова, Татарстанның атказанган артисткасы, "Голос" проекты финалисты Эльмира Кәлимуллина, Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһиров, опера җырчысы, Башкортстанның атказанган артисты Илһам Вәлиев, "Голос. Дети" проекты катнашучысы Сәйдә Мөхәммәтҗанова, шулай ук Сөмбел Ситдыйкова, Рөстәм Насыйбуллин, Алинә һәм Азат Кәримовлар, Энҗе Шәймурзина, Илүсә Хуҗина, Руслан Сәйфетдинов һәм Раяз Фасыйхов чыгышы. Разил Вәлиев шигырьләрен Камал театры артистлары - Россиянең һәм Татарстанның халык артисткасы Алсу Гайнуллина, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Илдус Әхмәтҗанов башкара. Кичәнең сценарий авторы - Рәмис Аймәт, режиссеры - Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Илдар Хәйруллин.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев