Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Г.Камал театрында Наил Дунаевның 80 еллык юбилей кичәсе үтте (фото)

Россиянең атказанган артисты, Татарстанның халык артисты, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт һәм М.Җәлил исемендәге республика бүләкләре лауреаты Наил Дунаевның 80 еллык юбилей кичәсе Г.Камал театрында аншлаг белән үтте. Кичәнең беренче бүлеге Наил Дунаевның театр сөючеләр күңелендә калган рольләрен искә төшерсә, икенче бүлеге артистны котлауларга корылган иде. Наил Дунаев (Николай Иванович Дунаев) 1937 елның 3 маенда Татарстанның Зәй районы Әхмәт авылында туа. 1961 елда Мәскәүдә Щепкин исемендәге Югары театр училищесын (татар студиясе) тәмамлый һәм Татар академия театрында эшли башлый. Актерлык хезмәте белән бергә театр өчен пьесалар тәрҗемә итә. Казан мәдәният һәм сәнгать университетында актерлык осталыгы буенча укыта. Профессор (2006). На сцене театра имени Галиаскара Камала состоялся юбилейный вечер Наиля Дунаева Артист һәм педагог Наил Дунаевны дәүләт җитәкчеләре исеменнән рәсми котлау һәм аңа Президент бүләге булган «Форд» автомобиле ачкычларын тапшыру миссиясен бик дулкынланып Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова башкарды. На сцене театра имени Галиаскара Камала состоялся юбилейный вечер Наиля Дунаева Наил Дунаевны “Туганайлар” керәшен газетасы баш мөхәррире Людмила Белоусова котлап “өлкән карендәшебез”, “ак дәдәбез” дип атады, артистны якташлары Зәй районы хакимияте вәкилләре генә түгел, Мамадышлылар да үзенеке кебек итеп котлады. Чөнки Питрау Сабан туеның иң матур бер бизәге булган “Керәшен чибәре” бәйгесенең алыштыргысыз жюри рәисе Николай Иванович икән. Татарстанның төрле дәүләт театрлары җитәкчеләре йә үзләре, йә аларның артистлары Наил Дунаевның укучылары булганга, аның педагоглык сыйфатлары ассызыкланды. На сцене театра имени Галиаскара Камала состоялся юбилейный вечер Наиля Дунаева Г.Тукай исемендәге Әтнә дәүләт театры Наил Дунаевның дәүләт театры статусын алганнан соң беренче куелган “Сөясеңме, сөймисеңме?” спектаклендә (Флорид Бүләков) уйнавын искә алдылар, әлеге ролен Наил Дунаевка бер атнада әзерләргә туры килгән. На сцене театра имени Галиаскара Камала состоялся юбилейный вечер Наиля Дунаева Сәхнәгә сабакташларын котларга Щепкинчылар чыгу мизгелен тамашачы алкышлар белән каршылады. Барлык сабакташлары исеменнән Наил Дунаевны якташы Рабит Батулла котлады. На сцене театра имени Галиаскара Камала состоялся юбилейный вечер Наиля Дунаева Кичә азагындагы традицион рәхмәт сүзендә Наил Дунаев үзенең татар илендә яшәве белән һәм аның җитәкчеләре белән горулануын белдерде.
Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев