Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Г.Камал театрында "KAZAN" бию ансамбле "Казан хәзинәсе" спектаклен тәкъдим итәчәк (әңгәмә)

28-29 ноябрь көннәрендә Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры сәхнәсендә “KAZAN” бию ансамбле “Казан хәзинәсе” бию спектаклен тәкъдим итә.

“Татар-информ” агентлыгы бию тамашасының онлайн трансляциясен әзерли.

Ансамбльнең сәнгать җитәкчесе − Татарстанның халык артисты Чулпан Закирова “Татар-информ” агентлыгына биргән интервьюсында спектакльнең ни өчен тарихка багышлануы, татар биюенең үзенчәлекләрен, бию сәнгатенең татар телен үстерүдәге роле турында сөйләде.

“Казан хәзинәсе” – 20 еллык эшчәнлеккә багышланган, 1 ел әзерләнгән тамаша”

- Чулпан, ни өчен быелгы спектакльне сез “Казан хәзинәсе” дип атадыгыз, ни өчен аны тарихка багышларга булдыгыз?

- Безнең Татарстаныбызда бию коллективлары шактый. Һәрбер коллективның үз нигезе, үз репертуары, үз стиле бар.

Без бөтен дөнья халыклары биюләренә нигезләнәбез. Әмма Татарстанда яшәгәч, репертуарда татар программасы булдырмау мөмкин түгел. Шуңа күрә, нәтиҗәбез булганда, инде эшчәнлегебезгә 20 ел булганда без зур күләмдәге спектакль куярга ниятләдек. Аны татар тарихына, татар сәнгатенә, татар милли гореф-гадәтләренә багышламыйча бүтән теманы сайлый да алмадык.

- Бу спектакльгә әзерлек күпме вакытны алды һәм сез тамашачыга нәрсәләр тәкъдим итәчәксез?

- Биюләрне кую ул озак әзерләнә торган процесс. Аның өчен еллар китәргә мөмкин. Шуңа күрә без ярдәмгә Мәскәүдән режиссерлар чакырдык, рәссамнарга мөрәҗәгать иттек. Спектакльне балетмейстерлардан бер төркем эшләде. Без 10-11 кеше шушы спектакльне әзерләдек. Эшләнә башлаган вакытыннан чыгу моментына кадәр бер елга якын вакыт үткәндер дип әйтә алам.

"Бер "КАМАЗ" костюмнар"

- Костюмнарны гел яңартып торабыз, тагын яңа костюмнар булдырабыз. Бу спектакльгә яңа костюмнар бик күп тегелде. Татар костюмын, татар тематикасын төрле яктан бай күрсәтү өчен ялгышмасам, 500гә якын костюм җыелды. Гел картина алмашынган саен ул яңа костюм булырга тиеш. Бөтенесе бергә җыйсаң, "КАМАЗ"га тутырырга мөмкин дип әйтергә дә ярый.

“Казан хәзинәсе” спектакле берничә бүлектән тора. Беренче бүлеге тарихка багышлана, икенче бүлегендә дөнья халыклары биюләрен күрсәтергә җыенабыз.

Безнең яраткан тамашачыбыз бар, алар безнең фанатларыбыз дип тә әйтергә курыкмыйм. Менә 10-12 ел безнең концертка даими килә торган тамашачыбыз бар.

"Сюрприз - фламенко степ-шоу"

Без сюрприз әзерлибез. Бу юлы фламенко стилендә шоу булачак. Фламенко степ-шоу.

Биюләрне ут бик бизи. Ут аны күпкә баерак күрсәтә. Шуңа күрә шушы технологиягә зур басым ясыйбыз. Видео технологияләре, видеоконтент кулланылачак. Биюләр бер-берсенә үрелеп барсын өчен аның бизәлешен, темасын видео аша җиткерәбез.

“Буш тамаша минем өчен кызыксыз әйбер”

- Сез күңелле ялдан тыш тамашачыга тагын нинди рухи кыйммәтләр җиткерергә уйлыйсыз?

- Безнең ансамблебез оешканга тиклем безнең республикада ул вакытка профессиональ коллективлар бик күп түгел иде. Биюләрне туплап, концертларны чыгара башлагач, тамашачы: “Карале, биюдән дә торган концертны карап була икән”, дигән фикергә килде. Шуңа күрә без эзләнә-эзләнә, биюләрне баета-баета кечкенә миниатюралар, кечкенә генә спектакльләр оештыра башладык. Биюгә мәгънә сала башладык. Эчтәлек белән куелган биюләр барлыкка килде. Бию сәнгатенең тәрбияви роле бик зур. Аны карый, аңлый белергә кирәк. Тагын бер сәнгать өлкәсе үсә.

- Тамашачы спектакльдән ниндидер тарихи белемнәр дә алачакмы?

- Минемчә, һәрбер тамашаның нигезендә ниндидер белем җиткерү булырга тиеш. Буш, фикер йөртми торган тамаша минем өчен бик күңелсез, кызыксыз әйбер. Без тарихи, гореф-гадәтләр темасын алганбыз икән, тарихи моментларны кушып җибәрми мөмкин түгел. Тамашачы карарга гына түгел, ә танышырга да килә. Син теманы алгансың икән, тамашачыга җиткерергә тиешсең.

“Татар биюе татар кызының тыйнаклыгын, егетләрнең үткенлеген күрсәтә торган катлаулы техникалы бию”

- Сез төрле халыкларның күп биюләрен куйгансыз, татар халкы биюенең нинди үзенчәлекләре бар?

- Халык биюе дигән сүз үзе үк әйтеп тора - ул халыкның эчтәлеген, гореф-гадәтләрен, темпераментын, бөтен яшәү нигезен үзенә җыйган әйбер. Халыкның үзенчәлеген, байлыгы башлыча сәнгатьтә күренә бит. Татар кызының тыйнаклыгы, татар егетенең елгырлыгы, татар халкының үткенлеге, эшчәнлеге тулысынча хәрәкәтләрендә чагыла дип әйтергә мөмкин. Безнең биюләр бүтән халыкларныкыннан җиңел сикерүләре, омтылышлары, тиз темплары, аеруча аяклар белән тиз-тиз хәрәкәтләр эшләве белән аерылып тора.

Профессиональ телдә татар биюе катлаулы вак техникадан тора дип сөйләшәбез. Аны биер өчен елгыр аяклар кирәк, тиз темптагы хәрәкәтләр, тиз музыкага өлгерү өчен җитезлек кирәк.

- Чит ил тамашачыларын татар биюләре нәрсәсе белән җәлеп итә?

- Катлаулы техникасы белән, кызларның чәчләренә, чулпыларына, чиккән калфакларына игътибар итәләр. Фотога кызларыбызны төшереп, халык безнең янда бөтерелә.

- Заман белән бергә биюләр дә үзгәрәме?

- Әлбәттә. Биюдә үсеш-үзгәреш булырга тиеш. Бер җирдә тукталып калырга бер дә ярамый. Безнең тормышта нинди яңа технологияләр барлыкка килсә, биюдә дә үсеш бар.

- Биюләрне “аяк биюләре”, “кул биюләре”нә бүләләр, татар биюе кайсы төргә карый?

- Һәрбер халыкның биюләрендә кул һәм аяк хәрәкәтләре бар. Һәр халыкның үз үзенчәлеге. Бөтен халык биюләрендә дә аяк хәрәкәтләре дә, кул хәрәкәтләре дә бар. Алай аерып булмый. Ә татар биюенең нигезе, инде әйткәнемчә, җитез музыкага катлаулы, вак техника белән биюдән гыйбарәт.

“Татар егетләре биюе Кавказ халыкларыныкыннан ким түгел”

- Кавказ халыклары вәкилләре үз биюләрен беләләр. Аларга махсус урын да кирәкми, урамда да бии башларга мөмкиннәр. Ә татар кешесе биергә яратамы?

- Халыкның эчке рухи байлыгы тышта да чагыла. Сез Кавказ халыклары биюләрен мисал итеп китерәсез, бер уйласаң, татар халык биюләренең техникасын үстерсәң, безнең егетләрнең биюләре Кавказ халыкларыныкыннан бер дә ким түгел.

Элек, әле безнең ансамблебезне булдырган чакта Туфан Миңнуллин миңа шул хакта мөрәҗәгать иткән иде. “Чулпан, безнең егетләрдән чын биюче яса әле. Кавказларда “джигитлар” дип әйтәләрме? Безнекеләрдән дә җегетләр, егетләр биюе яса әле. Татар халкы да корал тотып йөргән, нигә бөтен халыкларда гаскәр биюе бар, ә бездә юк?” - дигән иде. Шул сүзгә нигезләнеп, Казан ханлыгы биюләрен дә китереп чыгардык.

Менә яңа спектаклебездә Болгар чорларын да ачыклыйбыз. Анда борынгы гаскәр биюләрен дә кулланабыз. Туфан абыйның сүзләренә нигезләнеп, безнең балетмейстерыбыз егетләр биюен булдырды. Искиткеч! Ул биюнең популярлыгын белсәгез? Егетләрдән чын егетләр хәрәкәтләре эшләтеп, татарлардан менә дигән иттереп, Кавказлардан ким түгел бию ясадык. Уйлашырга, тырышырга, биюләрне үстерергә генә кирәк.

“Кешенең тырышлыгы сәләтеннән югары тора”

- Кешене укырга, язарга өйрәтеп була. Ә кешене биергә өйрәтеп буламы?

- Була. Вакыт кирәк. Аермасы шунда гына - табигать кемгә күпме сәләт биргән. Бу сорауга карата минем фикерем гел бер үк - кешенең тырышлыгы һәрвакыт сәләтеннән югары тора. Безнең өлкәдә дә тырыш кеше сәләтлегә караганда күбрәк үсәчәк.

“Сәхнә матурлыкны ярата”

- Сезнең ансамбльгә биючеләр ничек килә? Сез аларны үзегез үстерәсезме?

- Төрлечә була. Без уртача хореографик белемле кешеләр җыярга тырышабыз. Кайберәүләр үзебезнең балалар мәктәбеннән үсәләр. Бүген мәктәбебездә 300 гә якын кеше бар. Бию коллективында 50 дән артык кеше, 20 кешелек оркестрыбыз бар. Административ состав - 10 кеше тирәсе. Шул 80-90 га җыелабыз.

- Биючеләрнең яше нинди?

- Безнең биючеләр күбесенчә мәктәпне тәмамлаучылар - 17-18 яшьтәге балалар булса (күбесе шулай киләләр), кайберәүләр сәнгать институтын бетереп, 20 яшьтән килә. Биюченең гомере, ничә яшендә бии башлавына карамастан, 20 ел. 17 дә башласа, 37 дә матур итеп пенсиягә озатабыз. Безнең стажны шахтерлар стажына тиңлиләр. Аларның да 20 ел. Сәнгатьтә шундый закон. Сәхнә яшьлекне, матурлыкны ярата. Бөтен җавабым шул.

“Бию аша яшьләргә татар тарихын җиткереп була”

- Татар биюен популярлаштыру, аны таныту өчен нәрсә кирәк дип уйлыйсыз?

- Татар биюен популярлаштырып та, үстереп тә була. Аны камилләштерү өчен яратып эшләргә кирәк. Һәм, әлбәттә, - керемнәр, чөнки костюмнар – ул акчага бәйле. Биюләрне куярга сәләтле кешеләрне эзләргә кирәк. Бертуктамый эзләнеп торырга кирәк. Мине кечкенә чагымнан “Син – татар, син татар халкына хезмәт итәсең, башкача булдыра алмыйсың”, - дип сеңдереп үстергәннәр. Шуңа мин бу юнәлештә эшлим дә.

- Биюнең милләте юк дип тә әйтәләр. Сез моның белән килешәсезме?

- Алай ук түгелдер. Биюне аңлар өчен тел кирәкми дип әйтәләр. Бию теле бөтен халыкка да аңлашыла. Һәрбер халыкның үз биюе бар.

- Безнең чит регионнарда тулы бер катлам яшьләр үсеп килә - алар үзләрен татар дип саныйлар, әмма телне белмиләр. Сез ничек уйлыйсыз, шушы биюләр, сәнгать аркылы телне кайтарып буламы?

- Без менә бу спектакльне алай планлаштырмасак та, ул шулай килеп чыкты. Бу спектакльне караган сәнгать тәнкыйтьчеләре нәкъ шул фикерне әйттеләр - моны яшьләргә күрсәтергә кирәк, безнең яшьләргә менә бу бию спектакле аша татар халкының сәнгатен, тарихын, гореф-гадәтләрен кызык формада җиткереп була. Безнең спектакльне карап чыкканнан соң: “Карале, безнең татар халкы чыннан да шундый булган икән”, - дигән фикер йөртәчәк ул бала.

Бу спектакльнең репетициясен фикерле кешеләргә күрсәтеп алдык. Бию сәнгатенә элек бөтенләй игътибар бирмәгән бер ханым чыгышны караганнан соң бер җөмлә белән генә ел буе эшләгән эшебезгә: “Безнең халык өчен горурлыгым үсеп китте”, - дип нәтиҗә ясады.

Әгәр дә халыкта шундый фикер барлыкка килә, шундый хисләрне тудырабыз икән, димәк, без дөрес юнәлештә.

“KAZAN” – Татарстанның визит карточкасы

- Ансамбль инде 20 ел эшли. Аның Татарстанны, татар халкын танытуда ролен ничек бәяләр идегез?

- Бик югары бәяләр идем, чөнки без бүгенге көндә республикабызның иң дәрәҗәле коллективларыннан берсе. Безне бүтән илләрдәге татар сәнгать осталары концертларына гел чакыралар. Безне республикабызның визит карточкасы итеп тәкъдим итәләр. Милли бәйрәмнәр безнең коллективсыз узмый. Бүтән илләргә йөргән гастроль графигын санасак вакыт та җитмәс. Без күп җирләргә йөрибез, иң мөһиме - без татар сәнгатен бөтен Россиягә күрсәтәбез. Гастроль инде ул театрның тормышы.

- Төрле илләрдә, төрле өлкәләрдә яшәүче татар тамашачысы бер-берсеннән аерыламы, әллә татар бөтен җирдә дә татар булып каламы?

- Алар шуның кадәр сусаган татар сәнгатенә - безне күрү алар өчен шулкадәр мөһим. Алар кочаклап, хәтта елап та каршы алалар: “Ярый килгәнсез әле, сез безнең өчен һава сулышы кебек кирәк”, - диләр. Аларга татар җырлары, биюләре килү зур бәйрәм.

- Сез спектакльгә киләчәк тамашачыларга нәрсә әйтер идегез? Нәрсә вәгъдә итәсез?

- Кадерле дуслар, иң мөһиме искиткеч кәефләр белән килегез! Чөнки без сезнең кәефләрне тагын да үстереп җибәрергә тырышырбыз.

Бию – ул бик универсаль, уникаль сәнгать. Ә халык биюләре гомергә үлми. Шуңа күрә килеп, рәхәтләнеп, күтәренке кәефләр алып кайтырсыз дип өметләнәбез.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев