Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Г.Камал театрында KAZAN бию ансамбле "Бөек ефәк юл" дип исемләнгән спектакль премьерасын тәкъдим итәчәк

2017 елда KAZAN бию ансамбле үзенең 20 еллыгын билгеләп үтә. Юбилей уңаеннан 17 һәм 18 апрель көннәрендә 19.00 сәгатьтә Г.Камал исемендәге Татар дәүәт академия театрында «Бөек ефәк юл» дип аталган спектакль премьерасы тәкъдим ителәчәк. Бу – ансамбльнең Мәскәү режиссеры, Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе Вячеслав Архипов куйган икенче бию тамашасы. Биредә элеккеге чорлар мәдәниятен чагылдырган образ һәм костюмнарны кулланып, тарихи мизгелләр яктыртылачак. Юлның тарихы безнең эрага кадәр II гасырда башлана. Кыю сәфәрчеләр, аны узып, Көнбатыш белән Көнчыгышны бәйләгән. Ефәк, кыйммәтлелеге буенча, алтыннан да югары бәяләнгән. Ул акча берәмлеге, бүләк, хезмәткә түләү чарасы булып торган.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев